Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Язылган өчен ipad!

"ТАТМЕДИА" АҖ үз укучылары өчен яңадан "Ipad на подписку!" акциясен игълан итә. Беренче тапкыр төп приз - iPad оту шансы, язылган басмалар суммасына бәйсез төстә, барлык катнашучылар өчен бертигез булачак. Газета-журналга язылу квитанцияләре күчермәләрен җибәргән укучылар призлар: санлы фотоаппаратлар, акция иганәчесе - Кукмараның тимер савыт-саба заводыннан савыт-саба җыелмалары һәм, әлбәттә,...

"ТАТМЕДИА" АҖ үз укучылары өчен яңадан "Ipad на подписку!" акциясен игълан итә. Беренче тапкыр төп приз - iPad оту шансы, язылган басмалар суммасына бәйсез төстә, барлык катнашучылар өчен бертигез булачак. Газета-журналга язылу квитанцияләре күчермәләрен җибәргән укучылар призлар: санлы фотоаппаратлар, акция иганәчесе - Кукмараның тимер савыт-саба заводыннан савыт-саба җыелмалары һәм, әлбәттә, төп приз ipad уйнатуда катнашачак.

Моннан тыш, Татарстанның һәр районында "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына максималь суммага язылган берәр укучы билгеләнәчәк. Акциянең төп шарты элеккечә кала - 2015 елның 30 декабренә кадәр "ТАТМЕДИА" АҖнең кимендә өч басмасына язылырга кирәк (срогы 6 айдан да ким булмаска тиеш),

Акциядә катнашучы басмалар исемлеге белән, шулай ук шартлар белән тулырак www.tatmedia.ru сайтында танышырга була.

Акциядә катнашу өчен язылу квитанцияләре күчермәләрен (яки газетага язылган өчен он-лайн түләү турында язманы) түбәндәге адреска җибәрегез: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт яки podpiska@tatmedia.ru. Үзегезнең телефон номерыгызны һәм "Акция" билгесен күрсәтегез.

Призлар 2016 елның 12 февралендә уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район подготовка