Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йорт хуҗалыгы чикләреннән тыш рөхсәт ителми...

Административ-техник инспекция белгечләре йорт яны территориясеннән төзелеш чүпләрен, ком өемен, сүтелгән техниканы, зур йөк машиналарын һәм башкаларны алуны таләп иткәндә район кешеләре аптырап кала. Ә моның административ хокук бозу икәнен белгәч алар тагын да ныграк гаҗәпләнәләр. Бу уңайдан административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянкин аңлатма бирә. -Лаеш муниципаль районының һәр...

Административ-техник инспекция белгечләре йорт яны территориясеннән төзелеш чүпләрен, ком өемен, сүтелгән техниканы, зур йөк машиналарын һәм башкаларны алуны таләп иткәндә район кешеләре аптырап кала. Ә моның административ хокук бозу икәнен белгәч алар тагын да ныграк гаҗәпләнәләр.

Бу уңайдан административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянкин аңлатма бирә.

-Лаеш муниципаль районының һәр авыл җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләре бар. Аларда йорт хуҗалыгы чикләреннән тыш койма тоту, төрле савытлар, утын, авыл хуҗалыгы терлекләре өчен азык, тирес, зур күләмле калдыклар һәм башкаларны өюгә юл куелмау турында язылган. Транспорт чараларын юу, юынтык су чокырлары казу, төзекләндерү элементларын вату һәм бозу, сүтелгән (төзек булмаган) транспорт чараларын һәм башкаларны саклау тыела. Әгәр нәтиҗә ясасак, йорт хуҗасы йорт яны территориясен чиста һәм тәртипкә, тиешле санитар хәлдә тотарга тиеш.

Хокук бозучылар безнең ни өчен шунда ук беркетмәләр төзеп аларны башкарма комитетның административ комиссиясенә җибәрүебезне аңламыйлар. Аңлатып үтәм: кисәтү кебек чара хәзер кулланылмый. Аны инде берничә ел элек гамәлдән чыгардылар. Шуңа күрә, штраф түләмәс өчен шәхси йортлар хуҗалары, үзләренең теркәлү һәм яшәү урынына бәйсез төстә, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәргә тиешләр. Алар белән авыл җирлекләре башкарма комитетларында һәм Лаеш районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Мисал китерәм. Административ комиссиянең соңгы утырышында Казанда яшәүче бер кешене җаваплылыкка тарту турында мәсьәлә каралды. Ул үз йорты янында чүплек һәм төзек булмаган автомобильләр тору урыны ясаган. Районның тагын бер кешесе нинди дә булса рөхсәттән башка җир эшләре башкарган - тракторчы яллаган һәм 120 метрлы чокыр казыган! Аңа да, тракторчыга да ике мең сум штраф салынган. Комиссиягә чакырылганнарның берсе комиссия әгъзаларына үзенең йортын әйләндереп алган коймага урнаштырылган рекламаны күрмәгәнлегенә ышандырырга тырыша:

-Мин Казанда яшим, Сокурыда сирәк булам. Бу белдерүне кем элгәнен белмим. Әмма комиссия мондый аңлатманы кабул итмәде һәм йорт хуҗабикәсенә рекламаны алырга һәм аңа белгертмичә бу рекламаны урнаштырган реклама бирүчеләргә гариза язып полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Борынгылар әйткәнчә, законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш