Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кичә генә кебек, ә вакыт үткән...

Еллар үтүе сизелми дә. Әйтерсең әле ул кичә генә иптәш кызлары белән басуда башак җыйган, башлангыч мәктәпкә Чемерцы авылына йөргән. Күптән булмаган кебек тоелса да, узган вакытта күп нәрсәләр үзгәргән.

Ул елларда Машенькалар гаиләсенә дә башкалар кебек кыенга туры килгән. Ул 1937 елда Кече Кабан авылында туган. Үзенең әтисен хәтерләми - ул иртә үлгән, ике баланы әниләре ялгыз үстергән. Колхозда кечкенәдән үк эшкә өйрәткәннәр, еш кына үзләре бала булсалар да зурлар эшен ышанып тапшырганнар. Мария дүртенче сыйныфны тәмамлагач гаиләдә аңа шушы белем җитә диләр. Колхозда эшче куллар җитми, ә гаиләдә җитмәүчелек, аяк киеме алырлык та акчалары юк. Шуңа күрә дүртенче сыйныфтан соң ул колхоз идарәсенең идәнен юа, мичкә яга. Тиздән аны фермага күчерәләр. Яшь савымчы сыер сауганда алары аны ялый башлагач өлкәннәрчә кычкыра. Соңыннан кулы белән сыерларны сыйпый, үз сыерларына нәрсәләрдер сөйли. Колхозчылар хезмәтләре өчен түләүне елга ике мәртәбә генә алсалар да ул шатланып эшли. Кышлый һәм көзли колхоз үз колхозчыларына икмәк, он, ашлык бирә. Ә салымнарны регуляр түләргә кирәк - һәр крестьян хуҗалыгы дәүләткә йомырка, ит, йон тапшыра. Моннан тыш дәүләт заемнары алырга кирәк була. Шуңа күрә крестьяннар ничек кирәк шулай очын очка ялгарга азапланалар. Үз балалары авызыннан өзеп әниләре булганын базарда сата. Гаиләгә нинди кыен булуын күреп Мария шәһәргә китәргә карар кыла. Әмма колхозның гомуми җыелышы ризалыгы кирәк була. Моннан соң гына кызга паспорт бирәләр.

Маша Казанга китә. Авыр эшкә ияләшкән кыз яңа вазифаны җиңел башкара: аның бригадасы Комлы Ковалида ЛЭП баганалары өчен чокырлар казый. Тырыш кызны изоляцияләүче белгечлеген үзләштерергә җибәрәләр. Соңрак ул иптәш кызлары белән Омскта, Саратов, Пенза, Горький өлкәсе, Чирпыда газүткәргеч торбаларны рубероид белән чорный. Менә шунда, Чирпыда, ул үзенең булачак тормыш иптәше белән таныша. Аларны үзләреннән башка ярәштерәләр. Мария дә, егете дә эштә булалар. Әмма бу аларның гаилә тормышына йогынты ясамый - дус, тату яшиләр, бер берләрен яраталар.

1971 елда алар Лаешка күчеп киләләр, өй сатып алалар. Мария Петрова хастаханәдә башта кухняда эшли, соңрак санитарка була һәм озак еллар буена шул эшне башкара. Кырык ел бер көн кебек үтә. Мария Павловна авыруларга да, аларга, санитаркаларга да, игътибарлы табиблар, шәфкать туташлары фамилияләрен саный. Һәр-кайсы турында яхшы сүзләр әйтә: терапевт Дания Исмәгыйлова, шәфкать туташлары Валентина Качалитова һәм Ольга Нуждина, өлкән шәфкать туташы Әнзия Нуруллина һәм башкалар бик күп җылы, мактау сүзләренә лаек дип саный Мария Павловна. Галина Ивановна Камаеваны рәхмәт сүзләре белән искә ала.

Ире үлгәннән соң М.Петрова күптәннән ялгыз яши. Ул инде пенсиядә, әмма кайчакта аны ярдәмгә чакыралар һәм Мария Павловна рәхәтләнеп бара. Кешеләргә, аралашуга күнеккән хатын өйдә утырырга яратмый. Хастаханә хезмәткәрләре аның янына еш киләләр, ә ул барлык яңалыклар белән кызыксына. Авырулар аны чисталык, пөхтәлек яратучы, тәмәке тартучыларга каты торучы буларак хәтерлиләр. Һәр-чак ак яулык япкан, хәлне белүче, кызганучы, ашарга алып килүче кеше Мария Павловна һәр пациентка тел таба белә.

Үткән еллар турында сөйләп Мария Павловна аларны хәзерге вакыт белән чагыштыра. "Элек бернәрсә юк иде бит. Өй сала башлагач ирем иске такталардагы кадакларны суыра, тигезли иде", - дип искә ала ул. Хезмәт хакы бик аз була, шуңа күрә үгезләр, дуңгызлар, үрдәкләр асрыйлар, бакчада яшелчәләр үстерәләр. Колхозда чөгендер эшкәртәләр, ә эш хакын уңыш белән алалар. Бәрәңгене алып бетергәч колхоз басуын яңадан казыйлар: шулай итеп терлеккә ашатырга бер-ике капчык бәрәңге җыялар. Менә шулай яшиләр. "Кайсы вакыт яхшы? - дип сорый хезмәт ветераны һәм үзе үк җавап та бирә. - Хәзер тыныч бит. Киләчәккә өмет, ышаныч бар".

Мария Павловна безнең сүзгә нокта куйган кебек өстәлне сөртте. "Бетте, хәзер чәй эчәбез", - сөю шатлыгын да, югалту ачысын да татыган, бүгенге көнгә кадәр төшенкелеккә бирел-мәгән бу хатынга каршы килеп кара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих район кешеләр

2
X