Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Законнар эшләүдә – социаль өстенлекләр

РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы Виктор Пешков Лаеш районына танышу визиты белән килде. КПРФ фракциясе вәкиле Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашты, шәһәр һәм район иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, ветераннар советы, пенсионерлар берлеге, ТИҮ рәисләре белән сөйләште. Визит барышында "Камская новь" - "Кама ягы" газетасы редакциясендә үткән...

РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы Виктор Пешков Лаеш районына танышу визиты белән килде.

КПРФ фракциясе вәкиле Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашты, шәһәр һәм район иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, ветераннар советы, пенсионерлар берлеге, ТИҮ рәисләре белән сөйләште.

Визит барышында "Камская новь" - "Кама ягы" газетасы редакциясендә үткән брифингта Виктор Петрович журналистларның закон чыгару эшчәнлеге турындагы сорауларына җавап бирде, социаль өстенлекләр турында сөйләде.

Брифингта Лаеш муниципаль район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм район Советы һәм башкарма комитет матбугат секретаре Рәсим Хаҗиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район