Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Законнарга яңалык кертелде – җир участогын административ тикшерү.

Бу нәрсәне аңлата? Ул чагыштырмача яңа эш - 2015 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килде. Җир мөнәсәбәтләре объектын административ тикшерү дәүләт һәм муниципаль мәгълүмати системаларда, ачык һәм бар кеше керә алган мәгълүмати ресурсларда, архив фондларында, җиргә дәүләт мониторингы үткәргәндә алынган, җир төзелеше үткәргәндә әзерләнгән документларда, дистанцион алым белән алынган мәгълүматлар нигезендә...

Бу нәрсәне аңлата?

Ул чагыштырмача яңа эш - 2015 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килде. Җир мөнәсәбәтләре объектын административ тикшерү дәүләт һәм муниципаль мәгълүмати системаларда, ачык һәм бар кеше керә алган мәгълүмати ресурсларда, архив фондларында, җиргә дәүләт мониторингы үткәргәндә алынган, җир төзелеше үткәргәндә әзерләнгән документларда, дистанцион алым белән алынган мәгълүматлар нигезендә аның торышы һәм аннан файдалану ысулларын тикшерүне аңлата.

Җир мөнәсәбәтләре объектларын административ тикшерү вәкаләте кемгә бирелә?

Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җирдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары вәкаләтле.

Административ тикшерүнең нәтиҗәсе булып нәрсә тора?

Тикшерү барышында закон бозу билгеләре ачыкланса, бу тикшерү үткәрү өчен нигез булып тора. Моның өчен җиргә хокукы булган затка алдан тикшерү турында хәбәр җибәрелә һәм барлык чаралар аның катнашында үткәрелә,шулай ук җир участогы документлары да өйрәнелә.

Тикшерү барышында нинди хокук бозулар күп очрый?

Рөхсәтсез җир участогы алу, бу җир участогыннан РФ законнарында күздә тотылган хокуктан башка файдалану, шулай ук җирдән максатчан файдаланмау киң таралганнар исәбендә.

Җир законнарын бозган өчен нинди җаваплылык каралган?

Закон бозган өчен административ штраф рәвешендә җәза бирелә.2015 елда штрафлар күләме сизелерлек артты,хәзер штраф административ хокук бозу булган җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Әмма законда, мәсәлән, гражданнарга иң аз штраф 5000 сум дип күрсәтелгән.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, штрафлардан котылу өчен җир участогы хуҗасы хокук биргән документлар буенча фактик мәйданны һәм участок чикләрен белергә тиеш һәм аларда шикләнсә җир участогы чикләрен төгәл ачыклау өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район