Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Замана белән бергә ФМХны бетерделәр

РФ Президентының 2016 елның 5 апреле Указына ярашлы төстә, федераль миграция хезмәте бетерелде. Аның функцияләре һәм хокуклары Россия эчке эшләр министрлыгына тапшырылды. Бүген без Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча начальнигы Ленар Хәмитов белән сөйләшәбез. Ленар Ильясович, миграция мәсьәләләре буенча бүлек тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр сыйфатын күтәрү өчен нинди...

РФ Президентының 2016 елның 5 апреле Указына ярашлы төстә, федераль миграция хезмәте бетерелде. Аның функцияләре һәм хокуклары Россия эчке эшләр министрлыгына тапшырылды. Бүген без Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча начальнигы Ленар Хәмитов белән сөйләшәбез.

Ленар Ильясович, миграция мәсьәләләре буенча бүлек тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр сыйфатын күтәрү өчен нинди чаралар күрелә?

-Хезмәтләрнең сыйфатын гына түгел, һәркемгә ачыклыгын да арттыру өчен аларның күбесе электрон төстә күрсәтелә башлады. Шуны әйтергә кирәк, ул перспективалы юнәлеш, чөнки елдан-ел гражданнарның күбесе чиратларда озак торудан баш тарта, күп мәсьәләләрне өйдән чыкмыйча - Интернет аша хәл итә.

Электрон хезмәтләрнең өстенлеге тагын нәрсәдә?

-Өстенлекләре күп. Сыйфаты һәм ачыклыгы дәрәҗәсе генә күтәрелми. Төрле административ киртәләр кими, процедура үзе гадиләшә һәм хезмәтләрне алу сроклары кыскара. Гаризаларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тапшырырга була. Гражданнарга хезмәт күрсәтү буенча бердәм стандартлар кертелә.

Сезнең хезмәт электрон төстә нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтә?

-Без РФның эчке паспортларын бирәбез һәм кирәк булганда аларны алыштырабыз, яшәү һәм тору урыны буенча теркәү исәбен һәм исәптән төшерүне алып барабыз. Россиядә вакытлыча яшәүне һәм вид на жительствоны рәсмиләштерәбез.

Ә бу хезмәтләрне электрон төстә ничек алып була?

-Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең www.gosusIugi.ru порталында теркәлергә кирәк. Аннан соң - якындагы хезмәт күрсәтү пунктында үзегезнең исәп язмагызны активлаштырырга - хезмәт күрсәтү пункты хезмәткәренә паспортны һәм СНИЛСны күрсәтергә.Теркәлү процедурасы турында тулырак мәгълүматны www.gosusIugi.ru сайтында табарга була.

Гариза озак каралачакмы?

-Гариза ТР ЭЭМның миграция мәсьәләләре буенча идарә хезмәткәре тарафыннан тәүлек дәвамында карала. Аннан соң Сез гариза каралу турындагы мәгълүматны шәхси кабинетыгыз аша алачаксыз.

Әгәр граждан Интернеттан файдалану мөмкинлегенә ия түгел яки шәхси аралашуны өстен күрә икән?

-Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Лаеш шәһәре, Горький урамы, 80 йорт.

Россия ЭЭМның Лаеш районы миграция мәсьәләләре бүлекчәсенең кабул итү көннәре

сишәмбе

чәршәмбе

җомга

шимбә

08.00-17.00

08.00-13.00

08.00-17.00

08.00-14.00

Төшке аш - 12.00 дән 12.45 кә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев