Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Коръән сүрәләре яңгырады

Март ахырында Лаеш мәчетендә шәригать кануннарын белү һәм Коръәнне яхшы уку буенча беренче район конкурсы булды. Лаеш районында 18 мәчет бар, аларның һәркайсында мәдрәсә эшләп килә, теләгән һәркем гарәп телен, ислам нигезләрен өйрәнә, Коръән укый. Районның имам мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин инициативасы буенча Коръәнне иң яхшы укучыларны бергә җыярга уйлыйлар....

Март ахырында Лаеш мәчетендә шәригать кануннарын белү һәм Коръәнне яхшы уку буенча беренче район конкурсы булды.

Лаеш районында 18 мәчет бар, аларның һәркайсында мәдрәсә эшләп килә, теләгән һәркем гарәп телен, ислам нигезләрен өйрәнә, Коръән укый. Районның имам мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин инициативасы буенча Коръәнне иң яхшы укучыларны бергә җыярга уйлыйлар. Бу алар үзләрен күрсәтсен өчен генә түгел, тәҗрибә туплый алсын өчен дә эшләнә. Ә укытучылары - алар еш кына махсус белеме булмаган кешеләр - укыту методикасы белән уртаклашу мөмкинлеге ала.

Рәдифә Хәкимова Столбище мәктәбеннән үзенең ике тәрбияләнүче-укучысын алып килгән. Унынчы сыйныф укучысы Илшат Сөнгатуллин яхшы укый, татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадаларында катнаша, музыка мәктәбен тәмамлаган. Әбисе һәм бабасы йогынтысы белән инде дүрт ел мәчеткә йөри. Иман кешене тәрбияли, җан тынычлыгы бирә, дип саный ул. Р.Хәкимова якшәмбе мәктәбендә ислам дине нигезләрен укыта. Ул гарәп телен мәчеттә, Казаннан килгән укытучыдан өйрәнгән. Кече Елгада балалар белән Мөнирә Кашапова шөгыльләнә, үзе читтән торып башкала мәдрәсәсенең икенче курсында укый. Дөньяви тормышта ул авыл кибетендә сатучы булып эшли. Лаеш мәдрәсәсендә элекке музыка укытучысы Ярия Әхмәтсафина укыта. Державинодан Кәүсәрия Хәлиуллинага да бай педагогик тәҗрибәсе булыша.

Бу көнне Худайдодовлар мәчеткә бар гаиләләре белән килгән. Абдулвәли хәзрәтнең алты яшьлек кызы Хәернисо конкурста катнашучыларның иң кечесе иде, ә сигез яшьлек улы Билал "бронза"га ия булды. Әниләре үз балалары өчен борчылып, аларның уңышлы чыгыш ясавын теләп торды. Бу гаиләне чын мәгънәсендә интернациональ дияргә була. Яшь конкурсанткага бирелгән сорауларны әтисе русчага тәрҗемә итеп торды, ә кызы таҗик телендә җавап бирде. Билал сигез яшендә таҗик, татар, рус телләрен белә, гарәп телен өйрәнә.

Намаздан соң конкурста катнашучы 20 дән артык бала сүрәләр укый башлады, жюри сорауларына җавап бирде. Кемдер: "Мин дулкынланам", - диде, кемдер көндәшләрен күзәтте, кемнәрдер Коръән текстын кабатлады. Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада имамнар монда җыелганнарга вәгазь укыдылар. "Вакыт - бик кадерле нәрсә, шуңа күрә аны юкка сарыф итмик. Мин сезгә үзем белгәннәрне сөйлим", - дип әңгәмәне башлап җибәрде Абдулвәли хәзрәт. Яшь кешеләрнең игътибарлы йөзләре, җитди карашлары имамнар сүзенең уңдырышлы туфракка төшүен раслады. Алар намус һәм әхлак турында, кешенең рухы турында сөйләделәр - болар бар диннәрдә дә, бар халыкларда да изге әйберләр булып санала. "Алтын һәм байлык гомердән кыйммәт түгел", - дип өлкән буын вәкилләре яшьләргә нәсихәт бирде.

Егетләр арасында беренче урынны Державинодан Ирек Вәлиуллин алды, икенче урыннарны аның якташы Газиз Хәмитов һәм лаешлы Илназ Сибгатов бүлеште. Өченче урынны Билал Худайдодовка бирделәр. Кызлар арасында беренче урында - Кече Елга вәкилләре Миләүшә Зарипова һәм Илсинә Һидиятуллина, икенче урында - Державинодан Гөлйөзем Шәйдуллина һәм Столбищедан Фәйрүзә Минһаҗева. Лаештан Динә Исламова - өченче урында. Барлык катнашучыларга бүләкләр бирелде, ә җиңүчеләр кыйммәтле призларга, дипломнарга һәм Коръәнне иң яхшы уку буенча республика конкурсында катнашу хокукына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс мечеть Коран