Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

10, 11, 12 сентябрь сәг.11:00дә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашачак

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Лаеш муниципаль районында акция 2021 елның 10 сентябрендә 11: 00 сәгатьтә узачак. Районда барлык гомуми белем бирү оешмаларында, районның кайбер мәдәни, спорт һәм социаль учреждениеләрендә диктант язу өчен мәйданчыклар оештырылган. Трансляция ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узачак.

     Диктант язуда үз грамоталылыгын тикшерергә теләүчеләрне теркәлгән мәйданчыкларда көтеп калабыз.

     Диктант буенча мәгълүматны  http://diktant.tatar сайтында  табарга мөмкин.

Лаеш шәһәрендә диктант язу мәйданчыклары:

 - Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш гомуми белем бирү мәктәбе;

- Лаеш шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясе;

-“Лаеш техник-икътисад техникумы” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе;

- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.

- Лаеш шәһәре Үзәк район китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев