Бөек Ватан сугышында катнашучы Габдрахман Сафинга 100 яшь тулды.
Юбилей уңаеннан хәзер Рождествено авыл җирлегенең “Раздолье” СНТда яшәүче Габдрахман Әхмәтсафа улы янына Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, район Советы аппарат җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, җирлек башлыгы Сергей Гуцу килде.
Габдрахман Әхмәтсафа улы өчен мөһим булган бу көндә аның бар зур гаиләсе җыелган. Юбиляр күп балалы ата, аның дүрт улы һәм кызы, тугыз оныгы бар. Хатыны шактыйдан вафат булган, әмма балалары өлкән кеше өчен тормышта чын таяныч булган. Лаеш районында яшәүче улы янына Габдрахман Сафин күптән түгел генә күченгән. Монда аңа бик ошый – тыныч, матур урын, саф һава, янәшәдә оныклары. Юбиляр сүзләре буенча, балаларының барысы карт әтиләре янына еш кайталар, булышалар, кайгырталар, карыйлар. Тыныч картлык өчен тагын ни кирәк?
Ә аңа сугыш ветераны Габдрахман Сафин җиңел булмаган язмышы белән ирешкән. Кечкенә улы Габделфәт үз әтисе язмышы турында "Габдрахман" документаль фильмы төшергән. Бу язмыш турында, ихтыяр көче турында һәм тормышны сөю турындагы тарих. Фильм төп геройның көндәлеге буенча чынбарлык вакыйгалар нигезендә эшләнгән. Аны кунакка килгән бар кеше белән юбиляр да карады. 1941 елда яшь кеше сугышка китә һәм күпмедер вакыт үткәч әсирлеккә эләгә. Сугышчыга исән калу һәм өйгә кайту, тыныч тормышка кайту өчен кырыс сынаулар үтәргә туры килә. Әмма 1949 елда аны яңа сынау көтә- кулга алу һәм 20 елга иректән мәхрүм итү - шул исәптән немецларда әсирлектә булганда Муса Җәлил чыгарган газетаны укыган өчен дә. Сталин үлгәннән соң, ике елдан, хөкем карарын юкка чыгаралар. Сафин өенә кайта,тыныч тормыш башлана. Татарстанның Арча районында яши һәм эшли. Башта бухгалтер була, соңыннан ревизия комиссиясе рәисе.
Хезмәттәге тырышлыгы өчен Габдрахман Әхмәтсафа улы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.
Менә нинди ул 100гә яшәлгән тормыш.
Нет комментариев