2021 ел Куюки авыл җирлеге өчен нинди булды
Күптән түгел генә Куюки авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкара башлаган Ратмир Зотин җыелучыларны эшләнгән эшләр белән таныштырды.
Авыл җирлеге территориясендә ике крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә.
Ләйсән Латыйпова фермасында 113 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 66сы савым
сыер. Виталий Шляпунов үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
-Проблемалар бар, әмма аларның барысын җирлектә яшәүчеләр һәм район җитәкчелеге
белән хәл итеп була, үзара салым, безнең авыл җирлеге территориясен төзекләндерү
буенча эш алып барыла, - дип әйтеп үтте Ратмир Зотин.
Электр линиясе челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 2021 елда Мысыда
һәм Яушыйкта барлык агач баганалар бетонга алыштырылган һәм 1480 метр озынлыкта
изоляцияле кабель сузылган. Откан грант акчаларына Мысы поселогында яңа суэтем
башня урнаштырганнар, 140 метр суүткәргеч алыштырылган, янгын гидранты
булдырылган. Иминлек программасы кысаларында ялгыз һәм карт кешеләр яшәгән
йортларга автомат янгын белдергечләр куелган.
Үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга 1700 метр озынлыктагы 3 урамга
вак таш җәелгән. Мысыда Үзәк урамга вак таш җәелгән. Куюки авыл җирлеге башлыгы
шушында яшәүче Газинур Әхмәтовның үз акчаларына Яушыйкта 500 метр юлга вак таш
җәюен дә әйтеп китте.
Куюки авыл җирлеге башлыгы Лаеш районы җитәкчелегенә 2,3 км озынлыктагы юлга вак
таш җәюдә, Мысыда һәм Алексеевскида суүткәргеч челтәрне алыштыруда һәм Яушыйкта
балалар мәйданчыгы төзүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев