Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

2023 елга йомгаклар ясыйбыз

Бу «Кама ягы»ның узып баручы елда соңгы саны. Әйдәгез, аның Лаеш районы тарихында ниләр калдыруын искә төшерик.

Узып баручы елның төп төзелеше — түләүле М-12 «Восток» автоюлы — планлаштырылган сроклардан күпкә алдан тәмамланды. Аны тантаналы ачуда Россия Президенты Владимир Путин (видеоконференция режимында) һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Яңа юлдан Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгатьтә кайтып җитеп була.
ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосы.
Мәскәүдән Казанга алты сәгать ярымда кайтып җитеп була.

«Иннополис» аерым икътисади зонаның «Лаеш» индустриаль паркы территориясендә компьютер техникасы һәм платалар җитештерү буенча завод эшли башлады. Предприятие үзебездә бер елга 200дән артык төрдә исәпләү техникасы җитештерергә ниятли — моноблоклар, интерактив панельләр, серверлар һәм мәгълүматларны саклау системалары.
ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосы
Рөстәм Миңнеханов яңа ICL заводы эшенә старт бирде.

Быел безнең бөек якташыбыз Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел булды. Махсус бу датага Лаештагы Г. Р. Державин исемендәге музейның яңа бинасы ачылды. Хәзер Лаешта заманча таләпләргә туры килгән музей бар — яңартылган экспозицияләре, мультимедиа аппаратуралар, интерактив җиһазлар, иркен конференцияләр залы.
Елена Аверьянова, «Кама ягы»
Лаеш ягы музее.

Лаеш районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итәләр. Ай саен СВО зонасына безнең хәрбиләр өчен барлык кирәкле әйберләр белән гуманитар конвой озатыла: автомобильләр, төзелеш материаллары, хуҗалык-көнкүреш кирәк-яраклары, бензогенераторлар. Район волонтерлары маскировка ятьмәләре үрәләр, җылы киемнәр тегәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Без сугышчыларыбызның өйгә Җиңү белән кайтуларын көтәбез!
Олеся Гималдинова, «Кама ягы»
СВО зонасына — Лаеш ярдәме

Район үзәгендә бер юлы ике төзекләндерелгән яңа иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Киношәһәр «Семрук» территориясендә «Ак таулар» мәдәни-рекреация кластеры төзелде. Ремонтланган Совет урамы тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына ярашлы төстә, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты һәм ТРда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча үткәрелде.
Олеся Гималдинова, «Кама ягы»
Чәчәк ат, без яраткан Лаеш ягы.

Безнең район үзендә туган хәйриячеләре белән дан тота. Бер ел элек төзелгән Лаеш якташлары берлеге «Родной край — Туган як» меценатлык мәдәниятен торгыза. Берлек ярдәмендә районда социаль проектлар үсә: янгыннан зыян күрүчеләргә йортлар салына, халыкның социаль якланмаган катлавына ярдәм күрсәтелә, чишмәләр булдырыла. Ел йомгаклары буенча Лаеш якташлар берлеге Татарстанда яхшыларның берсе дип танылды.
Елена Запольских фотосы
Теләге булганнарга — чиста су.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ел йомгаклары