Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

2023 елның 17 апрелендә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башланды

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе ике этапта узачак: 17 апрельдән 17 июньгә кадәр һәм 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр. Ул “Экология” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Нинди эшләр планлаштырылган.

Урман фондын каты коммуналь калдыклардан, коры агачлардан һәм валежниктан чистартачаклар. Аншлаглар, мәгълүмат щитлары һәм урманда массакүләм ял итү урыннары тәртипкә китереләчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аңлатып узганча, узган елгы акция вакытында урман фондыннан 3800 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган, 5200 кубометр коры һәм валежник өемнәренә салынган. Акциядә 20 меңгә якын кеше катнаша.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы иминлек “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе