25 июльдә Лаеш районында яшенле яңгырлар көтелә
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көньяк-көнбатыш җиленең кыска вакытлы көчәюе белән яшенле яңгыр көтелә.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә үзгәрүчән болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез һәм кичен яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш, тизлеге секундына 5-10 метр.
Төнлә минималь һава температурасы +14 +16 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +24 +26 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев