Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

27 ел клиентлар белән эшлибез

«Согласие» иминият компаниясе үз эшчәнлеген иминият базарында инде чирек гасыр уңышлы алып бара.

Хөрмәтле Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы халкы!

«Согласие» иминият компаниясе үз эшчәнлеген иминият базарында инде чирек гасыр уңышлы алып бара.

Компания «ОНЭКСИМ» төркеме» - Россиянең иң эре финанс-сәнәгать холдингларының берсе составында һәм җыемнарның гомуми күләме буенча Россиянең иң эре иминиятчеләре унлыгына керә. Төбәк челтәрендә бөтен Россия буенча 3500дән артык офис исәпләнә. Компаниянең эчке сәясәте иминият базарында югары позицияләрне саклап калырга һәм ел саен үз клиентларының санын арттырырга мөмкинлек бирә.

«Согласие» иминият компаниясенең Казан төбәк филиалына 1998 елда нигез салынган һәм ул Татарстан Республикасы территориясендә инде 22 елдан артык уңышлы эшли һәм клиентларга иминият продуктларын киң сайлап алу, базарда иң яхшы тарифлар, хезмәтләр сыйфатының югары дәрәҗәсен, иминиятләүнең файдалы шартларын тәкъдим итә. Без якташларга иминият яклавын сайлаганнары өчен рәхмәтле һәм аларның өметләрен аклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. 2014 елдан 2019 елга кадәр Татарстан Республикасындагы филиал Татарстан халкына 2,7 миллиард сумнан артык акча түләгән.

Без сезгә Татарстан халкына хезмәт күрсәтүче офисларның күбәюе турында хәбәр итүебезгә шатбыз. 2020 елның соңгы ярты еллыгында гына да 6 сату офисы ачылды. Клиентлар сервисы - компания өчен төп өстенлек.

Март ахырында Лаеш шәһәрендә Совет урамы, 4 йорт адресы буенча яңа сату офисы эшли башлады, анда физик затларны да, юридик затларны да иминиятләү башкарыла. Биредә гражданнарның милкен (йорт, фатир)  иминиятләүнең теләсә нинди төре буенча полислар сатып алырга була, каско, ОСАГО, бәхетсезлек очрагыннан иминиятләү, ирекле медицина иминияте, хайваннарны иминиятләү, «Согласие-Вита» (тормыш иминияте продуктлары) иминияте, юридик затлар милкен иминиятләү һәм башкалар бар.

"Согласие"дә зур тәҗрибә туплаган профессионаллар эшли. Компания агентлары үз эшләренә җаваплы карый, чөнки аларга, беренче чиратта, иминият очрагы килеп чыккан клиентлар мөрәҗәгать итә. Агентлар бөтен иминият чоры дәвамында килешүләрне озата бара һәм беркайчан да клиентны бәладә калдырмый.

Пенсионерларга өстәмә ташламалар бирелә.

"Согласие"нең барлык өстенлекләре клиентлар белән ышанычлы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән. Шуңа күрә безнең компаниянең девизы да "Ышаныч Согласиегә алып бара". Без сезне безнең яңа офиста күрүгә шат булырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев