Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

90 яшь – күңелсезләнү өчен сәбәп түгел

Урта Девятовода яшәүче тыл хезмәтчәне Сәхәбетдин Нури улы Нуриев юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1929 елның 18 гыйнварында Татар Янтыгы авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Татар Янтыгы мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлый.

Сәхәбетдин Нуриев Бөек Ватан сугышы елларында үз хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Аның беренче көннәреннән яшьтәшләре белән Сәхәбетдин Нуриевич туган авылы басуларында өлкәннәр белән бер тигез эшли. Ул чакта аңа 13 яшь була. Балалар һәм яшүсмерләр җир сукалыйлар, ашлык чәчәләр, көлтәләр бәйлиләр, игеннәр өлгергәч аларны эскертләргә ташыйлар. Кышлый ашлык суктыралар һәм аларны сортларга аералар. Дәүләт планын үтәргә кирәк була.

-Без “Барысы фронт өчен, барысы Җиңү өчен” шигаре белән эшләдек, - дип искә ала ветеран. – Кыен булды, әмма берәү дә зарланмады.

Урта мәктәп тәмамлагач Сәхәбетдин Нуриевич фельдшер булырга укый. Гомере буе авылда фельдшер булып эшли. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык.

Хәзерге вакытта Сәхәбетдин Нуриев Урта Девятовода яши. Хатыны Мәрзия Шакировна белән өч кыз үстергәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 2009 елда вафат булган. Алар 60 ел бергә гомер иткәннәр. Сәхәбетдин Нуриевич биш оныгы һәм биш оныкчыгы өчен яраткан бабай. Ул зур, иркен өйдә якыннары белән яши.

Хезмәттәге уңышлары өчен Сәхәбетдин Нуриев юбилей медальләре һәм “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Юбилярны Лаеш районы райбашкарма комитеты эшләр башкаручысы Виктор Воробьев, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова котлады. Алар Сәхәбетдин Нуриевичка Россия Президенты Владимир Путин һәм Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән котлаулар, шулай ук бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы