Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Абдул Ядгәров: «Мин Оренбургтан Будапештка кадәр барып җиттем»

Габишеводан Абдулла Гыйният улы Ядгәров сугыш елларында үзенә катнашырга туры килгән вакыйгаларны сурәтли.

Фронтта ул бер елдан аз гына күбрәк вакыт үткәрә. Бу вакыт эчендә ул дошманның бомбага тотуын кичерә, каты сугышларда катнаша, авыр яралана.

Абдул Ядгәров 1926 елда Оренбург өлкәсендә туган. Кызыл Армия сафларына аны 1944 елда, ул балигъ булгач алалар. Оренбургтан поездда яшь егетләрне Сталинградка, аннан Днепропетровскка озаталар. Анда аларны бүлекчәләргә һәм взводларга бүләләр һәм элемтә белән эшләргә өйрәтә башлыйлар.

- Без баганаларга менәргә, чыбыкларын тоташтырырга, аларны изоляторларга бәйләргә өйрәндек, - дип искә ала ветеран. - Бер айдан соң – сугышлар барган Кривой Рогка, аннары Яңа Бугка җибәрделәр. Көньяк Буг елгасын кичкәнне хәтерлим, Котовск шәһәре аша Раздельная станциясенә кадәр җәяү бардык. Бу станциядән поездлар төрле якларга китә иде. Шунда урнаштык, ишетәбез – бомбардировщиклар гүли. Кешеләр әйттеләр: "Рама, Рама!» (бу немец самолетларын шулай атыйлар иде). Без далага качтык. Бомбардировщиклар станцияне тулысынча бомбага тотып бетерде. Ә станциядә пушкалар һәм танклар белән поезд тора иде...

Аннары Көнбатыш Украина, Польша, Румыния... Кызыл армиячеләр айлар буе җәяү баралар. Бөтен тирә-юнь җимерелгән, аеруча шәһәрләрдә. Венгриягә барып җиттек.

-Ньиредьхаза шәһәрен хәтерлим - анда дәһшәтле сугыш булды, - ди Абдул Гыйниятович. - Аннан соң Будапешт ягына киттек. Дунайны кичтек, әмма дошман нык каршылык күрсәтте, хәтта яшүсмерләр дә... Бу 1945 елның апрелендә булды. Һөҗүм вакытында мине ун метр ераклыкта шартлаган бомба кыйпылчыгы яралады. Контузия дә алдым. Будапешттан ерак түгел кыр госпиталенә озаттылар, аннары кире Ньиридьхазга кайтардылар. Җиңүне шунда каршы алдым.

Сугыштан соңгы елларда Абдул Ядгәров элемтәче булып эшли, Ростов-на-Дону, Сухуми да телефон кабеле суза, Бакудан Армавирга кадәр телефон линиясе төзи. Аннары 1948 елда элемтәчеләрне Төмән өлкәсенең Ишим шәһәренә җибәрәләр, анда Төмән-Омск линиясен төзиләр. 1950 елда демобилизацияләнә.

Абдулла Гыйният улы "гражданка”да Урта Азиядә тимер юлда: башта кочегар, аннары маневр поездларында машинист ярдәмчесе булып эшли. 55 яшендә пенсиягә чыгып, Габишевога күчеп кайта. Бүгенге көндә дә ул биредә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев