Акчаларыңны янга калдырырга теләсәң – штрафны вакытында түлә
Россия ЭЭМ ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны түләмәү өстәмә чыгымнарга китерүен искәртә. -РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе 1 бүлегенә ярашлы төстә административ штрафны вакытында түләмәгән өчен штраф суммасыннан ике тапкыр артык штраф салына, әмма бер мең сумнан...
Россия ЭЭМ ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны түләмәү өстәмә чыгымнарга китерүен искәртә.
-РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе 1 бүлегенә ярашлы төстә административ штрафны вакытында түләмәгән өчен штраф суммасыннан ике тапкыр артык штраф салына, әмма бер мең сумнан аз түгел, яки унбиш тәүлеккә административ арест, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелә, - дип кисәтә бурычлыларны Альберт Борһанов. - 20 көн эчендә ЮХИДИ штрафны 50% ташлама белән түләргә була. Шуңа игътибар итегез, 20 көн карар чыккан көннән, ә кагыйдә бозган көннән түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев