«Чәнечкеле тимер чыбык артындагы тәмуг»: Концлагерь тоткыннарын азат итү көненә багышланган чара
9 апрельдә бөтен дөньяда Концлагерь тоткыннарын азат итү халыкара көне билгеләп үтелә. Бу көн 1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд (Германия) лагеренда башланган баш күтәрүгә багышланган.
Шулай ук 19 апрель көне Бөек Ватан сугышы елларында нацист илбасарлары һәм аларның союздашлары тарафыннан совет халкына карата кылынган геноцидны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге мөһим даталар кысаларында һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында, Лаеш шәһәре үзәк китапханәсендә 1нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Чәнечкеле тимер ябык артындагы тәмуг» дип исемләнгән хәтер вахтасы узды.
Чара барышында китапханәчеләр «геноцид» һәм «нацизм» төшенчәләренең мәгънәсен аңлаттылар, сугыш елларында бу афәтләрнең кемнәргә каршы юнәлтелүе турында сөйләделәр. Алар нацист режимы белән килешмәгән һәркемне юк итүче «үлем машиналарына» әверелгән концлагерьлар системасы турында искә төшерделәр. Миллионлаган тоткын ачлыктан, аяусыз мөнәсәбәттән һәм кешелексез медицина экспериментларыннан һәлак булган. Бу фаҗигале теманы тирәнрәк аңлау өчен документаль фильм күрсәтелде, шуннан соң катнашучылар концлагерь һәм нацизм корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Сугыш кешенең рухын какшата, явызлыкны уята һәм көч куллануны, үтерүне законлаштыра. Терроризм да бүгенге дөнья һәм кешелек иминлеге өчен төп куркынычларның берсе булып тора. Укучыларга бу куркынычның асылы, уяулык һәм гражданлык җаваплылыгының мөһимлеге турында сөйләнелде.
Озак вакытлар без фашизм мәңгегә җиңелде дип ышандык. Төгәл 80 елдан соң илебез өстенә кабат явызлык һәм нәфрәт күләгәсе төште. 2022 елның 24 февралендә Россия Украинада махсус хәрби операция башлады, бу вакыйга илебез һәм дөнья тарихына кереп калды. Китапханәчеләр махсус хәрби операциянең башлану сәбәпләре, Ватаныбызны һәм аның гражданнарын саклаучы солдатларыбызның батырлыгы турында кыскача сөйләп үттеләр.
Чара ахырында катнашучылар бердәм нәтиҗәгә килделәр: үткәннәр турындагы хәтер һәрберебездә яшәргә тиеш. Киләчәктә мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен тарих сабакларын онытырга ярамый. Кешелеккә һәм тынычлыкка каршы юнәлтелгән мондый җинаятьләрнең искәрү срогы юк.
Рәсәйнең тыныч киләчәге өчен үзләрен аямыйча көрәшүчеләр алдында баш иябез!
Фото: Татьяна Семенова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев