Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алар мәхәббәте ялгыз балалар йөрәген җылыта

Әниләр көнендә Лаеш ягы музеена килүче төп кешеләр тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләр булды. Алар шәһәребезгә бар районнан җыелдылар. Кунаклар өчен опека һәм попечительлек секторы, "Семь+Я" иҗади клубы һәм музей хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы күбрәк танып-белү характерында иде. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы булган...

Әниләр көнендә Лаеш ягы музеена килүче төп кешеләр тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләр булды. Алар шәһәребезгә бар районнан җыелдылар.

Кунаклар өчен опека һәм попечительлек секторы, "Семь+Я" иҗади клубы һәм музей хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы күбрәк танып-белү характерында иде. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы булган мавыктыргыч экскурсиядән соң чәчәк композицияләре әзерләү буенча шундый ук кызыклы осталык сәгате үтте.

Бәйрәм кичәсенең иң дулкынландыргыч мизгеле "түгәрәк өстәл" утырышы иде. Ул барганда Карадулидан Эльвира Шәйхетдинова гомуми игътибар үзәгендә булды. Аның гаиләсендә тугыз бала тәрбияләнә: бише үзләренеке һәм дүрте тәрбиягә алынган. Күп балалы ана күптән түгел Татарстан делегациясе составында безнең районны Мәскәүдә тәрбиягә бала алган гаиләләр форумында тәкъдим итте. Аның башка әти-әниләр белән уртаклашыр һәм фикер алышыр нәрсәләре күп. Аерым алганда, бу тәрбиягә бала алган гаиләләргә матди ярдәмгә һәм, әлбәттә, мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның киләчәгенә кагыла.

Бәйрәм чарасы әниләрне хөрмәтләү белән тәмамланды. Әниләргә район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән котлау открыткалары һәм башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеевтан Рәхмәт хатлары тапшырдылар. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Лаеш бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева тантана гаепчеләренә партиянең җирле бүлегеннән бүләкләр таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район музей