Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әнидән тыш гаиләнең башка әгъзалары да бала карау өчен декрет ялын ала ала

Гаиләдә бала тугач, ата-аналар баланы карау өчен кем отпуск алачагын хәл итәргә хокуклы.

Бүгенге көндә Татарстанда 1000гә якын әти шундый ялны үз өсләренә алды.

Әтинең декрет ялына китүе өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Моның өчен әтигә эш бирүчегә отпуск турында гариза һәм түләү билгеләү турында гариза бирү җитә.

Әти бала карау буенча күпме вакыт ял итә ала?

Бала карау буенча отпуск балага 3 яшь тулганчы бирелә. 

Айлык пособие бу өч ел эчендә түләнәчәкме?

Айлык пособие балага яшь ярым җиткәнче түләнә. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, әмма 33,2 мең сумнан артмый.

Бала карау вакыты булачак пенсия күләменә тәэсир итәме?

Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертелә.

Белешмә өчен

Бала карау өчен отпускны әнисе, әтисе, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны рәсмиләштерә ала. 

Әгәр дә гаиләдә игезәк яки өч игезәк туса, ике ата-анага да бер үк вакытта отпускка китәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы пособие