Апрельдә бакча эшләре
Апрель аенда дача участогында нинди эшләр башкару зарур, бу хакта “Россельхозцентр”ның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.
Язлый дача участогына беренче тапкыр килгәндә үзең белән тычкансыман кимерүчеләргә агу алу кирәк. Аларны сарайлар, өйләр, корылмалар янына һәм оялары күренгәндә участок буйлап куегыз. Быел кыш артык салкын булмады, ә кар капламы калын булды – бу кимерүчеләр үрчү өчен уңай шартлар. Шулай ук үзеңне дә тычкан бизәгеннән саклау кирәк: бакчада перчатка киеп эшләгез, беренче тапкыр килгәндә өйне җыештырыгыз, бар нәрсәне яхшылап юыгыз, перчаткалар һәм битлек киегез.
Көзли бакчадагы агачларның ботакларын кисмәсәгез, аны агачларда сок хәрәкәтләнә башлаганчы эшләгез. Бакчага соңрак килсәгез, сынган, корыган ботакларны гына кисегез. Киселгән урыннарны бакча кайнатмасы яки майлы буяу белән буягыз.
Кыштан агарткан урыннар бетсә, җимеш агачларын агарту сорала. Бу аларны кояшта пешүдән саклый, чөнки язгы кояш көчле җылыта. Үз чиратында бу агач кайрысына зыян сала. Агартканда кайрыны зарарсызландыру өчен бакыр купоросы өстәү яхшы.
Язлый табигать уяну белән бакчада куакларны һәм җимеш агачларын кышлаган корткычлар һәм авырулардан арындыру өчен эшкәртү эшләре башлана. Алар өчен иң яхшы яклау чарасы “Препарат 30 Плюс” пестицидына “Ризоплан” өстәп сиптерү.
Кар эрегәч каплаган әйберләрне ачыгыз. Розалар, виноград, җиләкләрне ачыгыз, алай эшләмәгәндә аларның черүе бар. Розаларны ачканда аларны игътибар белән карагыз һәм таплы урыннарын кисегез. Әгәр ботаклары юан булса, аларга көл сибегез, ә тамыр үсентеләрен алыгыз.
Орлыклык суганны (чемчек) утырту өчен әзерләгез. Сатып алганда аның зурлыгына игътибар бирегез. Иң яхшысы – 2 сантиметрлысы. Әгәр ул эрерәк булса кыякка яхшы. Севок бәбәккә китмәсен өчен аны утырту алдыннан бүлмә температурасында яки җылылык батареясы янында бер атна җылытыгыз. Утыртканчы суганның койрыгын иңсәсенә кадәр кисегез: сүз суганны саклау өчен калдырылган 5 см турында. Аларны кисмәгәндә аның кыягы чыга алмый, аңа бар көчен шушы кипкән 5 см.ны үтү өчен куярга туры килә.Орлык суганны зарарсызландыру сорала. Аны бакыр купоросы (10 литр суга бер чәй кашыгы) эремәсендә яки бүлмә температурасындагы суда 10-12 сәгать тотыгыз. Марганцовка эремәсе дә ярый (10 литр суга 2-3 грамм) яки биофунгицид (ризоплан, псевдобактерин-2, фитоспорин М һәм башкалар) эремәсе. Суганны түтәлгә утырткач өстен тигезләү яхшы, мәсәлән валик яки такта белән - күп кенә тәҗрибәле бакчачылар бу гади агротехник алымны куллана.
Теплицада, җир эрегәч редиска, укроп һәм петрушка чәчегез. Бәрәңгегез базда булса аны да утыртуга әзерләгез. Баздан чыгарып чүпләгез, үсентеләре чыксын өчен җылы урынга куегыз.
Кайбер чәчәк үстерүчеләр апрельдә дәлия һәм гладиолуслар суганчаларын тикшерәләр. Аларны1 процентлы марганцовка эремәсендә зарарсызландыралар (20-30 минут). Дәлияләрне кәлшә өчен җиргә утыртырга да була, болай иткәндә суганчалары үсә һәм тизрәк чәчәк ата. Гладиолусларны өйдә үстерергә калдырыгыз. Моны апрель башында, ай уртасында да эшләргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев