Авыл халкы үтенечләрен депутатларга тапшыралар
Лаеш районында “Бердәм Россия”нең мобиль кабул итүе эшли башлады.
Район торак пунктларында яшәүчеләрнең үз наказларын “Безнең депутат” мобиль кабул итүе ярдәмендә бирү мөмкинлеге бар.
Партия эмблемасы булган микроавтобус беренче булып 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында тукталды. Урын кеше күп йөри торган җирдә. Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында. Җирлектә яшәүчеләр белән очрашуга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова килде.
Авыл халкы республика һәм муниципаль хакимият вәкилләре белән турыдан туры сөйләшү мөмкинлегеннән файдаланды. Төрле яшьтәге һәм социаль төркемдәге кешеләр үз шикаятьләре һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать иттеләр. Ә халыкта алар шактый җыелган.
Җирле халык юллар торышына һәм су белән тәэмин итүдәге өзеклекләргә зарланды. Алар буаны ләмнән чистартуда, балалар мәйданчыгын төзекләндерүдә, балалар һәм яшүсмерләргә куркыныч янаган ташландык биналар белән булган проблеманы хәл итүдә ярдәм сорадылар. Татьяна Петровна килгән һәр кешене игътибар белән тыңлады һәм авыл халкы гозерләрен шәхси контрольгә алырга ышандырды.
Һәр үтенеч язма рәвештә ясалды, алар алга таба “Бердәм Россия” партиясе кабул итүенә тапшырылачак. Мобиль кабул итүнең өстенлеге шунда – гражданнар наказлары бирелгән депутатлар белән турыдан туры аралашу мөмкинлеге. Килгән һәр кешегә теге яки бу проблеманы хәл итү белән шөгыльләнгән затның телефон номерлары күрсәтелгән рус һәм татар телләрендә язылган буклетлар тапшырылды.
-Мобиль кабул итү ярдәмендә гражданнар үзләрен борчыган мәсьәләләрне хакимият вәкилләренә җиткерә алалар, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова. – Халыкның яшәеш сыйфатын яхшырту өчен республикада күп эшләнә, әмма ватандашларыбызның көнүзәк һәм мөһим проблемаларын хәл итү өчен вакыт кирәк. Без авылларда яшәүчеләрнең проблемаларын игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларны хәл итү өчен Татарстан Президентына, Республика хөкүмәтенә һәм профиль министрлыкларга мөрәҗәгать итәчәкбез.
Моннан тыш Татьяна Ларионова җирле мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге белән танышты. Хәзерге вакытта монда”Мәгариф” милли проектына кергән “Үсеш ноктасы” программасы буенча берничә кабинетны үзгәртеп кору бара. Татьяна Петровна сыйныф бүлмәләрен, ашханәне карады һәм педагогик состав белән аралашты, мәктәп ишегалдын ремонтлау һәм мебельне алыштыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итәргә ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев