Авыл халкының проблемаларын хәл итәбез
Пәрәү авыл җирлегендә 2020 елдагы эшкә йомгак ясадылар
Авыл җирлегендә яшәүчеләр җыены авыл мәдәният йортында узды
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасов чараның мактаулы кунаклары булды. Утырыш башланыр алдыннан мәдәният йортына килүчеләр үзешчән артистлар концертын (фотода) һәм узган елда район икътисадын үстерүгә багышланган фильм карадылар.
Төп доклад белән Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Равия Евдокимова чыгыш ясады.
Аның сүзләре буенча, җирлек территориясендә «Родные просторы» АХКсы, вак таш чыгару карьеры, өч крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, бал кортлары, кош-корт асрала.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына авылда сугышта һәлак булган авылдашларына яңа стела куелган. Паркта эскәмияләр урнаштырылган һәм агачлар утыртылган.
Авыл территориясен төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. 16 фонарь ремонтланган, 30 яктылык-диодлы энергия саклаучы лампалар урнаштырылган. Табигать саклау чаралары программасы буенча биш контейнер һәм бер бункер сатып алынган. Чүплек бетерелгән, мәчет тирәсе төзекләндерелгән, балтырганга каршы көрәш алып барыла.
Үзара салым программасы буенча суүткәргеч челтәрләр ремонтланды, яңа яктырткычлар һәм янгын гидранты урнаштыру эшләре башкарылды. 2021 елда үзара салым акчасы урамнарны кардан чистартуга, су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүгә, Солнечная урамында юлларга вак таш салуга юнәлдереләчәк.
Җирле хакимият алдында кайбер проблемалар тора, җирле үзидарә органнары аларны хәл итүне сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Алар арасында мәктәп һәм балалар бакчасы түбәсен капиталь ремонтлау һәм авыл советы бинасына ремонт ясау бар. Шулай ук 2021 елда Пәрәүдә һава электр тапшыру линияләрен алыштыру һәм исәпләү приборлары урнаштыру дәвам итәчәк.
Узган елгы эш йомгаклары турында докладлар белән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Авыл халкы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү һәм коронавирустан вакцинация ясау чаралары турында белде.
Чара традицион бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев