Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бакчада эшләү, өй эшләре, интернет-марафон – вакыт сизелмичә үтә

Кәүсәрия Гаянова үз-үзеңне изоляцияләү вакытында нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйли.

Кәүсәрия Гаязовна - Имәнкискә авылында яшәүчеләр арасында зур абруй казанган кеше. Озак еллар мәктәп директоры, аннары педагог–китапханәче була. Ә пенсиягә чыкканнан соң «Чирпы» территориаль иҗтимагый үзидарәсен җитәкли.

Ольга Исаева

Без, журналистлар, башка күпләр кебек үк, дистанцион рәвештә эшлибез. Мессенджерлар һәм Интернет ярдәмгә килә. «Чирпы» ТИҮ рәисе үз-үзеңне изоляцияләү авырмы, дигән сорауга менә нәрсә дип җавап бирде.

-Без законга буйсынучан гражданнар. Имәнкискәдә урамнар буш. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр генә йөри һәм өлкән балалар - ата-аналары янына бара. Безнең гаиләдә дә азык–төлек һәм дарулар артыннан улым йөри - смс-рөхсәт ала. Урамнан кайткач - верандада чишенә, кулын юа һәм шуннан соң гына өйгә керә. Ә без ирем белән өйдә утырабыз. Өйдә утырыгыз диләр икән, димәк, шулай кирәк. Күңелсезләнергә вакыт юк: безнең үз бакчабыз, зур йортыбыз бар. Өйдә нәрсә эшләргә кирәк, барын эшлим. Якыннарыма тәмле ризыклар пешерәм. Вакыт сизелмичә дә үтә.

Моннан тыш, ике интернет-марафонда катнашам: әдәби һәм «Авылыбыз матурлыгы». Әдәби марафонда Имәнкискәдән ике кеше катнашты. Ул 21 көн дәвам итте. 1 апрельдә башланды. Мин хәзер Роберт Миңнуллин әсәрләре җыентыгын укыйм, кызганычка каршы, ул күптән түгел вафат булды. «Авылыбыз матурлыгы» марафонына килгәндә, мин үз архив материалларымны күтәрәм һәм Имәнкискә тарихыннан өзекләрне бар кеше игътибарына Интернетка куям. Бәлки, кайчан да булса авылыбыз тарихы буенча китап чыгарырбыз. Безнең авылда туып-үскән язучы Гүзәл Галләмова да бу марафонда катнаша. Аның тарихи материаллары күп.

Моннан тыш, мин авыл тарихы буенча сайт администраторы. ТИҮ рәисе буларак, «Имәнкискә: кичә, бүген, иртәгә» интернет-берләшмәсен булдырдым, анда без, имәнкискәлеләр, еш аралашабыз. Анда 340ка якын кеше теркәлгән. Без үз язмаларыбызны, фоторәсемнәребезне урнаштырабыз. Кызыклы тормыш кайный.

Кыскасы, барысы да әйбәт, тыныч, барыбыз да өйдә. Нинди дә булса уңайсызлыклар тоймыйм. Барысы да яхшы якка үзгәрер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы