Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Бала тудыру йортыннан Лаеш шәһәре көнендә туган кызны чыгардылар

Кечкенә Василиса 9 сентябрь иртәсендә дөньяга килә. Хәзер аларның Лаеш шәһәре белән туган көне бер.

Василиса Александр һәм Вера Гудовскийлар гаиләсендә дүртенче бала. Гаилә Обухово авылында яши. Лаеш районына даими яшәү урынына күптән түгел генә күченгәннәр.

Әниләре балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә, ә әтиләре Казанда Раштуа Христовы гыйбадәтханәсенең руханиы. Василисаның ике абыйсы һәм бер апасы бар.

12 сентябрьдә гаилә белән бергә яңа туган баланы Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева һәм башка җаваплы затлар каршы алды.

Андрей Геннадьевич гаиләгә Лаеш районы Башлыгының сәламләү хатын тапшырды. Ул әти-әнисенә яхшы сүзләр әйтте, кызга сәламәт һәм бәхетле булып үсүен теләде. Мария Евгеньевна белән бергә алар әниләренә зур чәчәк бәйләме һәм Василисага беренче уенчыгын — зур йомшак аюны тапшыралар. Гудовскийлар гаиләсенең башка балалары да бүләксез калмаган.

Вера һәм Александр үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге хезмәткәрләренә профессиональлекләре һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, бала тудыручы хатын-кызлар өчен хастаханәдә тудырылган яхшы шартларны билгеләп үттеләр.

Бәхетле гаилә тулы составта өенә кайтып китте. Ә без балага үсәргә, көч җыярга һәм, һичшиксез, ул дөньяга килгән Лаеш шәһәрен яратып үсүен теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш ЗАГС