Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруны регламентташтыручы үзгәрешләр турында
2023 елның 13 июнендәге 259-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 63 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Әлеге закон белән 14 яшькә җиткән яшүсмер белән хезмәт килешүе төзү өчен опека һәм попечительлек органнарының ризалыгын алу кирәклеге турында таләп чыгарылган.
Мәсәлән, ата-аналарның (попечительнең) язма ризалыгы белән, гомуми белем алган һәм ундүрт яшькә җиткән кеше белән, аның сәламәтлегенә зыян китермәгән җиңел хезмәтне башкару өчен, хезмәт килешүе төзелергә мөмкин. Яки гомуми белем алучы һәм ундүрт яшькә җиткән кеше белән, белем алудан буш вакытта, сәламәтлегенә зыян китермәгән җиңел хезмәтне башкару өчен һәм белем бирү программасын үзләштерүгә зыян китермичә.
Шул ук вакытта 14 яшькә җиткән ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны опека һәм попечительлек органы яки башка законлы вәкилнең язма ризалыгы белән эшкә урнаштыру каралган. Үзгәрешләр 2023 елның 13 июненнән үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев