Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Балык тармагы – булырга тиеш!

Балык тоту тармагы ветераннарын Балыкчы көне белән котладылар

Коронавирус аркасында зур чара оештырмаска булдылар. Һәр ветеранны шәхсән котларга карар кылынды.

Аларга ТР буенча су биоресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелек һәм аларны саклау бүлеге начальнигы урынбасары Михаил Шинкарев исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

-Безнең хезмәткәрләр Лаеш, Мамадыш һәм Минзәлә балык заводлары директорларында һәм балык саклауда бер генә дистә ел эшләмәгән тармак ветераннарында булдылар, - дип аңлатма бирде ТР буенча су биоресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелек һәм аларны саклау бүлеге дәүләт инспекторы Сергей Савельев. – Мин «Лаеш балык заводы» ЯАҖ генераль директоры Петр Кузнецовны Балыкчы көне белән тәбрик иттем һәм Рәхмәт хаты тапшырдым. Ул җаваплы, уйлый торган җитәкче. Ул җирле кеше - тумышы белән Ташкирмән авылыннан, шуңа күрә балыкчылар өчен җан атып яши.

Белгечлеге буенча агроном буларак, аграр секторда эшләп, Петр Михайлович үзе өчен яңа эш үзләштерә. Һәм менә 30 елдан артык инде балык заводында уңышлы эшләп килә. Шуларның 13е дәвамында бай тарихы булган предприятиене җитәкли.

Завод 1930 елларда ук эшли башлый. Бу вакыт эчендә күп кенә кризислар һәм үзгәртеп корулар кичерә. Әмма аягында басып кала, уңышлы үсеш ала, Татарстан, Мәскәү, Екатеринбург, Пермь крае һәм башка төбәкләр халкы өчен югары сыйфатлы продукция җитештерә. Лаеш балык заводы эшчәнлегенең төп юнәлеше – балык тоту, балык продукциясен эшкәртү, киптерү һәм ыслау.

Предприятиенең икенче мөһим ягы - эш урыннары булдыру. Биредә 60лап кеше мәшгуль, аларның күбесе – Лаеш районында яшәүчеләр.

- Элек балыкчылар династияләре күп иде, аларда осталык серләре буыннан-буынга тапшырылды. Әмма хәзер яшьләр шәһәргә китә, балыкчылык династияләре көннән-көн кими бара, - дип белдерде Сергей Савельев. – Балыкчы - ул тулысынча бирелгәнлек таләп итүче лаеклы һөнәр. Катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Шуңа күрә бу өлкәдә, чыннан да үз эшләренә гашыйк кешеләр кала. Һәм мин ышанам ки, Петр Кузнецов кебек профессионаллар булганда, балык тармагы яшәячәк һәм үсәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев