Бар кеше кебек яшәде һәм бар кеше кебек сугышты
Галләм Хәмәтшинның язмышы Ватан тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Галләм Хәмәтшинның тормышы авылдашлары тормышыннан аерылып торды дип әйтеп булмый. Барлык крестьяннар кебек, басуда эшләгән, мал-туар асраган. Кыскасы, ил өчен хезмәт куйган. Ә сугыш башлангач – Ватанны немец илбасарларыннан якларга киткән.
Ул 1925 елның 15 апрелендә ТАССРның Спас кантоны Түбән Әлки авылында (хәзерге вакытта ТР Әлки районы) крестьян гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлый һәм туган колхозына эшкә чыга. Башта төрле эшләрдә, аннары тимерче булып эшли. 1942 елда ат белән Куйбышевтан ашлык ташый. Вакыты җиткәч аны да армиягә алалар. Галләм фронтка 1943 елның беренче айларында, әле 18 яшь тә тулмаган чакта эләгә. Чита өлкәсенең хәрби шәһәрчегендә хезмәт итә, Кытай территориясендә япон самурайларына каршы сугышта катнаша. Галләм Мөбарәк улы 1948 елның февралендә демобилизацияләнә. Ә туган авылына 1948 елның 22 мартында гына кайтып җитә ала. «Японияне җиңгән өчен» медале һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (1985 ел).
Хатыны Әминә Гарифулла кызы (1929 елда туган) да шундый ук сугышчан рухлы була. Сугыш вакытында колхозда тракторчы булып эшли. Алар 63 ел бергә яшиләр! Хәзер, хатыны вафат булгач, Галләм Мөбарәкович еш кына яшьлеген, өйләнешүләрен, балалар тавышлары яңгыравын искә ала. Уллары һәм өч кызлары аларның шатлыклары була. Җиңел булмый, билгеле. Әмма гаилә учагы җылыта да, көч тә бирә.
Галләм Хәмәтшинның нәселен сигез оныгы һәм 13 оныкчыгы дәвам итә. Юбилейга бөтен зур гаилә җыелачак. Туганнарыннан, якыннарыннан, танышларыннан һәм күршеләреннән котлаулар кабул итәчәк.
Галләм Мөбарәк улы Хәмәтшинны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов та котлый.
-Хөрмәтле Галләм Мөбарәкович! Юбилеегыз белән ихлас котлауларны кабул итегез! Сез безнең өчен ныклык, батырлык, үз эшегезгә карата намуслы мөнәсәбәт үрнәге. Бары тик зур позитив һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизм аркасында гына шулай озак яшәргә мөмкин. Сезгә сәламәтлек, күтәренке кәеф телибез. Алдагы тормыш юлыгыз җиңел һәм якты булсын, барлык авырлыклар артта калсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев