Барысы песнәкләр турында
Безнең актив укучыбыз Альберт Кольцов шушы кошлар турында сөйли
Песнәкләр – сайраучы кошларга керәләр. Бу кечкенә кошларның озынлыгы – 8 – 16 см. Аларның каурыйлары куе һәм йомшак, бу аларны каты салкыннардан саклый. Алар туры, кыска, очлы томшыклары, нык аяклары белән аерылып торалар. Тырнаклары эчке якка кәкрәйгән. Канатлары да кыска.Аларның даими яшәү һәм ау урыны – урман. Нигездә бөҗәкләр, орлыклар, ә кайберләре личинкалар белән генә туклана, нәкъ менә шуңа күрә алар безнең бакча агачлары һәм яфраклы урманнар өчен файдалы да.
Бу семьялыкның бер төре – зур песнәк. Гәүдәсе озынлыгы 16 сантиметр. Очкан чакта канатлары киңлеге 25 см. Ачык яшел-сары-зәңгәр һәм кара төсе белән аерылып тора. Башы, муены, койрыгы һәм түше кара, ә ике яктагы яңагы да ак төстә. Бу терчә, тынгы белмәс, кызыксынучан, шул ук вакытта сугышырга да ярата торган кош. Песнәк үзенең күп вакытын агач ботакларында үткәрә, ерак араларга очудан тыела, җиргә туклана торган әйбер тапканда гына төшә. Кыш башланыр алдыннан ау вакытында үткен тырнаклары белән кирпеч стенага да куна һәм калай түбә читендә тукталып игътибар белән күзәтә һәм кайчакта йоклаган чебеннәр таба.
Песнәк – батыр да, куркак та кош. Үзеннән көчсезләр белән сугыш башларга күп сорамый, ә инде көчлерәк кошлар күренгәндә шунда ук хәвефле авазлар чыгарып бу урыннан китеп бара.
Кеше янәшәсендә яшәп алар безгә ияләнәләр. Ике-өч айдан соң алар безнең кулдан азык ала башлыйлар, әгәр бер урында озаграк басып торсаң – тагын азык эзләп киләләр һәм кулга куналар.
Мин чаңгыда йөргәндә алар мине озатып баралар һәм һәр 100-120 метр саен өстәмә рәвештә көнбагыш алалар, соңыннан үз урыннарына кайталар.
Песнәк - комсыз кош. Җәйге чорда ул үз авырлыгындагы азыкны ашый, шуңа күрә кышкы көннәрдә өстәмә азык бирү таләп ителә, аңа көнбагыш, кабак орлыклары, тары һәм сало (тозланмаган) керә.
Кышкы чорда аларны өстәмә ашатмаганда язга ун песнәкнең берсе генә исән кала.
Шуңа күрә мәктәп балаларына алар турында онытырга ярамый, уңайлы урыннарга кормушкалар куярга һәм көн саен азык өстәргә кирәк.
Песнәкләр – файдалы кошлар. Алар бакча агачларында һәм урман массивларындагы корткычларны юк итү белән без, сугыш чоры балалары, аларны хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү өчен дә файдаландык. Әле дә хәтеремдә, без мәктәптәге дустым Василий Егоров белән башта без бу песнәкләрне тоттык һәм авылда яшәүчеләр үтенече буенча аларны өйдәге тараканнар һәм кандалаларны аулау өчен вакытлыча биреп тордык. Бер хуҗада 8-10 көн торганда безнең песнәкләр бу өй хуҗалары куйган бурычны үтәделәр, ә хуҗабикәләр безнең ярдәм өчен күчтәнәчләр бирделәр – перәннек яки мендәр конфетлар.
Сугыштан соңгы елларда авылларда кешеләр тормышы мактанырлык түгел иде, шуңа күрә бу тәм-томнар безнең өчен зур бәхет иде.
(Ахыры киләсе саннарда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев