Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Баш өстебездә 74 ел тыныч күк йөзе

Җиңү көне – бар халык яраткан бәйрәм, аны лаешлылар күңел ачулар һәм бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр.

“Үлемсез полк” колоннасы Собор мәйданына якынлашуга Клавдия Шульженко башкаруында барыбызга яхшы таныш “Синий платочек” җыры яңгырады. Мактаулы кунакларны – ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевны мәктәп укучылары вальс биергә чакырды. Барлык катнашучыларга зәңгәр яулыклар – сугыш елларында хатын-кызларның хезмәт батырлыклары символын тараттылар.

Кояшлы һәм эссе чын җәйге көндә урам тулы халык иде. Күпләре гаиләләре һәм дус-ишләре белән килгән. Теләүчеләр солдат боткасыннан авыз иттеләр яки балалары белән аттракционнар янына юл алдылар. Безнең шәһәргә Җиңү көненә күрше-тирә авыллардан һәм хәтта Казаннан килүчеләр дә бар иде.

-Бу безнең гаилә өчен үзенчәлекле бәйрәм, - дип фикерләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Михаил Егоров. – Минем бабам сугыш елларында 1941 елдан Кара диңгез флотында хезмәт иткән. 74 ел тыныч яшәвебез өчен ветераннарга тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә.

Концерт үзе Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы кичергән кыенлыклар турында сөйләүче прологтан башланды. Сәхнәдән бар кеше яраткан “Смуглянка” җыры һәм Александр Твардовскийның “Василий Теркин” поэмасыннан өзекләр яңгырады. Тамашачылар яраткан җырларына кушылдылар, ә иң актив балалар биеделәр дә.

Кичке якта эссе сүрелгәч, кояш баткач кичке шәһәр күк йөзен бәйрәм салюты яктыртты. Җиңү паркыннан аткан дистәләрчә фейерверклар залпы бәйрәмнең финал аккорды булды.

-Ура! – шәһәр халкы һәм кунаклары мондый матур тамашаны шулай бәяләделәр.

Окоплар җир белән тигезләнде, блиндажларны үлән каплады, әмма безнең җир һәрвакыт 1941-1945 еллардагы вакыйгаларны исендә тотар. Кешеләр дә совет сугышчылары һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыкларын онытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев