Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Басуларны химик эшкәртү: кортлар үлемен ничек кисәтергә

Районда чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү тулы көчкә бара, бу умартачыларда борчу тудыра.

Бал кортларына зыян китермәс һәм умартачылык продукциясен химикатлар белән агуламас өчен, Татарстанда кисәтү чаралары кертелә.

Авыл хуҗалыгы һәм урман үсемлекләрен эшкәртү өчен пестицидлар яки агрохимикатлар кулланучы гражданнар һәм юридик затлар мондый эшкәртү башланганчы өч тәүлектән дә соңга калмыйча халыкны, ветеринария хезмәтен, эшкәртү урыныннан җиде чакрым радиуста урнашкан умарталыклары булган гражданнарны һәм юридик затларны кисәтергә тиеш.

Мөрәҗәгатьләр язма рәвештә яки массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерелергә тиеш.

Төгәл вакытны, территорияне һәм эшкәртелүче культураларны, препаратларның атамасын һәм аны куллану ысулларын күрсәтергә кирәк. Шулай ук умарталарны эшкәртү урыныннан алып торып, кортларны ояларда изоляцияләү кирәк булган вакытны да күрсәтү зарур.

Фото - https://pixabay.com/ru/
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев