Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Бөек якташыбыз истәлегенә

98 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Романычев вафат булды

Зеленая урамындагы матур сырлы йөзлекле тәрәзәле уңайлы йорт янында халык күп иде. Авылдашлары да, район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге дә – барысы да Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Иванович Романычевны соңгы юлга озатырга килгәннәр.

Ул озын һәм вакыйгаларга бик бай гомер кичерә. Бөтен сугышны үтә - Сталинград сугышында катнаша, артиллерия-инструменталь разведкасында хезмәт итә, Иске Русса янындагы сугышларында катнаша, ике тапкыр Днепрны кичә. Авыр яралана, шуннан соң  хезмәт итәргә Иранга күчерелә. Җиңүне дә шунда каршы ала. Хәрби батырлыклары өчен якташыбыз беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.                                                                                                                                     

Сугыштан соң Михаил Иванович туган җирендә армый-талмый җимерелгән хуҗалыкны торгыза. Слесарь булып та, агроном булып та эшли, «Комсомольский» совхозының партком секретаре була, соңрак эре авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе булып эшли. Хезмәте өчен түбәндәге бүләкләргә лаек була: Ленин ордены һәм Октябрь революциясе ордены, «Мактау билгесе» ордены, СССР ВДНХсының көмеш медале.

Ветеран белән хушлашу чарасында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады. Ул берничә тапкыр Михаил Ивановичта кунакта булуы турында сөйләде. Бәйрәмнәр, мөһим даталар белән котларга барган һәм һәрвакыт бу кызыклы кеше белән аралашудан ләззәт алган. Илдус Фатыйх улы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм алар белән бергә зур югалту ачысы кичерүен искәртте.

Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм башка күпләр тарафыннан ветеран адресына җылы сүзләр әйтелде.

Михаил Романычевны соңгы юлга лаеклы һәм хәрби хөрмәт белән озаттылар. Ул Биектау районының Киндери поселогында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рождествено Лаеш районы ветеран лаешта реклама