Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Белогорье» Яшьләр үзәгендә «Киләчәккә билет» һөнәр юнәлеше бирү мастер-классы ачылачак

«Игелекле Лаеш» (Добрый Лаишевский) Добро.Центрын ачу тантанасында «Хуҗа сыман яшә» һәм «Мәктәптә торак-коммуналь хуҗалык дәресе» дигән республика социаль проектларының инициаторы Владимир Андреев Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповка «Белогорье» Яшьләр үзәге базасында һөнәр сайлауга юнәлтелгән мастер-класс оештырырга вәгъдә иткән иде.

  Һәм «Мәктәптә торак-коммуналь хуҗалык дәресе» волонтёрлык проекты, шулай ук «Мәгариф» милли проектының «Үсеш ноктасы» (Точка роста) программасы кысаларында әлеге сыйныф 1 сентябрьгә — Белем көненә кулланылышка әзер булачак. 

Владимир Иванович сөйләвенчә, «Белогорье» Яшьләр үзәге белгече Айрат Ханнанов белән берлектә һәм әлеге үзәк директоры Ирина Голованова ярдәме белән «Киләчәккә билет» һөнәр юнәлеше бирү мастер-классы өчен аерым бина сайлап алынган.
Владимир Андреев Яшьләр көне алдыннан, 26 июньдә, бу гүзәл, оптимистик һәм күп өметләр вәгъдә итүче исем алган мастер-классны мәгълүмати-методик, техник һәм юридик әдәбият, техник плакатлар һәм күргәзмә әсбаплары белән җиһазлаган. 

Владимир Иванович «Киләчәккә билет» мастер-классының эшчәнлеген оештыру планнары белән уртаклашты:
— Мастер-класс халыкның торак-коммуналь өлкәдәге белемен арттыру һәм ТКХ кадрларының һөнәри әзерлеген күтәрү максатыннан булдырыла.
Дәресләрне мәктәп укучылары белән генә түгел, ә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, ТҮС (ТОС) һәм күпфатирлы йортлар (МКД) активистлары белән дә үткәрергә планлаштырам.
«Мәктәп укучыларына һөнәр юнәлеше бирү» юнәлеше буенча бик күптөрле һөнәрләр белән танышу күздә тотыла. Дәресләр һәм семинар-тренинглар «Белогорье» Яшьләр үзәгенең очрашулар залы базасында оештырылачак.
Укучыларны күпьяклы программа көтә: предприятиеләргә һәм югары уку йортларына экскурсияләр, танылган эшмәкәрләр, җитештерү һәм учреждение җитәкчеләре белән очрашулар. Бигрәк тә инженер-төзүче һөнәре турында сөйләшү бик актуаль — бу һөнәр күпгасырлык тәҗрибәне һәм заманча тенденцияләрне берләштерә, ә Лаеш районы өчен стратегик әһәмияткә ия. 

Программада волонтёрларга, ТҮС активистларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым урын бирелә.
Укучылар белән очрашуларга шулай ук депутатлар һәм хезмәт ветераннары да чакырылачак.
Без һәр һөнәрнең мөһим һәм кирәк булуыннан чыгып эш итәбез. 

Тәҗрибәле экспертлар белән очрашулар һәм дәресләр район мәктәп укучылары өчен генә түгел, ә карьера мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм «Киләчәккә билет» дигән җитди сайлауга ышанычлырак әзерләнергә теләүче барлык кешеләр өчен де ачык булачак.
«Хуҗа сыман яшә» һәм «Игелекле Лаеш» (Добрый Лаишевский) социаль проектлары кысаларында, безнең рубрикада газета укучыларны кызыксындырган сораулар буенча белгечләр консультациясен алырга мөмкин булачак. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Белогорье» Яшьләр үзәгендә «Киләчәккә билет» һөнәр юнәлеше бирү мастер-классы ачылачак