Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бер бала да игътибардан читтә калмас

Алар ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен тикшерделәр.

Утырыш Лаеш техник-икътисад техникумы базасында булды. Анда Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты. Киңәшмәдә  Татарстанның муниципаль берәмлекләре барлык опека һәм попечительлек бүлекләренең 120дән артык белгече, ятим балалар өчен оешмалар директорлары, гаиләгә ярдәм итү үзәкләре җитәкчеләре һәм халыкка социаль ярдәм итү комплекслы үзәкләре башлыклары катнашты.

Чара Лаеш артистларының иҗади сәламләвеннән башланды. Техникум бинасында кунаклар балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге балаларның “Балачак дөньясы” дип исемләнгән күргәзмәдәге иҗат эшләре белән таныштылар. Утырышта катнашучыларның күбесен балалар һәм аларны тәрбиягә алган ата-аналар ясаган әйберләр кызыксындырды, аларны сатып та алдылар.

Киңәшмәдә катнашучыларны Михаил Афанасьев сәламләде һәм аларга уңышлы, нәтиҗәле эш теләде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима “Балалар мәнфәгатьләрендә Милли стратегияне тормышка ашыру йомгаклары. Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләр” темасына доклад ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар берничә сәгать дәвамында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларның хокукларын яклау өлкәсендәге проблемаларны тикшерделәр. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәре опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Роза Гернер шәһәрләрендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балигъ булмаганнарны ачыклау һәм исәпкә алу буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Залда утыручыларны чын-чынлап Гүзәлия Сафиуллина – Чирмешән районыннан балалар йортыннан тәрбиягә ике малай алган һәм аларга социальләшүдә ярдәм иткән ана сөйләве кызыксындырды.

Киңәшмәдә балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек, гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнеше, ведомствоара эш алып бару һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Бу проблемалар җентекләп эшләп бетерүне таләп итәләр, әмма профильле белгечләр фикере буенча 10 елда шактый эшләр эшләнгән: балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең күбесен гаиләләргә алалар, ә республикада ятим балалар шәхси торакка ия булалар.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы