Бердәм команда белән эшләргә
Пәрәүдә авыл җирлегенең чираттагы сессиясе булып узды.
Чарада район җитәкчелегеннән башлык урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Гадәт буенча сессия башланганчы Татьяна Петровна Пәрәү башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равия Евдокимова озатуында авылда яшәүчеләр тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты. Анда кул эшләре, төрле сөт һәм умартачылык продуктлары, спортта һәм башка бәйгеләрдә җиңгән өчен кубоклар һәм дипломнар күп иде. Әкият геройлары рәвешендә буялган яшелчәләр аеруча күзгә ташланды.
Сессияне Равия Евдокимова 2018 елда авыл тормышы турындагы чыгышы белән ачты. Җирлек бюджетын “Йолдыз” ЧҖҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Агрохимсервис”ның Пәрәү известь карьеры, “Э.Гобәйдуллин” КФХ, Р.Г. Әхмәтсафин ИП формалаштыра. Шулай ук берничә шәхси ярдәмче хуҗалык уңышлы эшли.
Пәрәү урта мәктәбе дүртенче ел инде Лаеш районы рейтингында беренче урында. Педагоглар һәм мәктәп балалары район һәм республика конкурсларында уңышлы катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Авыл балалар бакчасына 20 бала йөри, җидесе чиратта тора. Фельдшер-акушерлык пункты бар, Пәрәүдә медицина хезмәте күрсәтүдә проблемалар юк.
Авыл мәдәният йорты – авылның чын мәдәни үзәге. “Алтын канатлар” бию коллективы бер генә дистә ел уңышлы чыгыш ясамый, анда йөрүчеләр халыкара хореографик конкурс лауреатлары һәм дипломантлары. Мәдәният йорты территориясе төзекләндерелгән, анда парк һәм балалар мәйданчыгы бар. Китапханә һәм почта яхшы эшли. Ялгыз пенсионерларга ярдәм итү өчен социаль хезмәткәр бар.
Җирлектә су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, һәр өйгә краннан чиста су килә. Авылны 105 фонарь яктырта, шуларның җидесе 2018 елда урнаштырылган, 11ен ремонтлаганнар. Яктырткычларның яртысыннан артыгын диодлыга алыштыру кирәк.
Җирлек буйлап 14,6 км юл уза, шуның 77%ы асфальтланган, 11%ына вак таш җәелгән, калганнары – грунт. Авыл юлларын ремонтлау программасы буенча авыл үзәгеннән федераль трассага кадәр 3860 м, зиратка кадәр 300 м, Октябрь урамына 120 м асфальтланган.
2018 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга Йолдыз урамында 800 м озынлыкта суүткәргеч торба ремонтланган, Яшьләр урамына 149 м юлга вак таш җәелгән. Быел суүткәргеч челтәрне ремонтлау эше дәвам итә.
Чыгышы азагында Равия Евдокимова: “Бердәм команда белән эшләгәндә уңышка ирешеп була”, дип белдерде.
“Йолдыз “ ЧҖҖ эше турында аның директоры Булат Габидуллин бәян итте. Участок уполномоченные Рөстәм Гатауллин хокук бозуларны профилактикалау турында сөйләде, авылда яшәүчеләрне алдау очраклары булу турында кисәтте.
Сессияне тәмамлап Татьяна Борһанова сүз алды. Ул мәгарифтә алда барган мәктәпнең, шулай ук мәдәният йортының яхшы эшен билгеләп үтте. Пәрәү авыл мәдәният йорты 2018 елда 200дән артык чара үткәргән. Татьяна Петровна халыкның үзара салымда актив катнашуын да әйтеп китте. Аннан соң Пәрәүдә яшәүчеләргә рәхмәтләр тапшырылды. Шуннан соң авыл халкы авыл һәм район җитәкчелегенә сораулар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев