Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Без алар турында белергә тиешбез

Совет иленең алтмышынчы елларда туган күп егетләре киләчәктә, чакыру яшенә җиткәч, Совет армиясендә хезмәт итү генә түгел, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килер дип уйламаганнардыр да.

Ул чордагы яшьләр патриотик тәрбия алган, үз Туган илеңне яклау һәм интернациональ бурычны үтәү. Егетләр баш тартмыйлар, качмыйлар, Туган илгә бурычларын кая җибәрсәләр шунда үтәргә китәләр. Совет Армиясе сафларына басу мактаулы һәм лаеклы да була. Әмма Әфганстанда хезмәт итү солдатлар өчен чын хәрби хәрәкәтләргә әйләнә. Алар тыныч чорда, чын сугышны күрәләр, ул фильмнарда күргәннәргә һич тә охшамаган. Әфган җирендә чынбарлык тауларда да кырыс, фаҗигале дә була. Дошманнар безнең яшьләрне аямыйлар...

Ун ел дәвамында уллары булган аналар ут йотып яшиләр. Аларның күңеле куркынычны тоя.  Үз малайларын армиягә озатканда алар бәла читләтеп үтәр дип өметләнәләр. Хатыннар догалар укыйлар һәм үз улларын көтәләр.

Безнең совет сугышчыларының Әфганстан территориясеннән чыгуларына утыз елдан артык вакыт үтте. Әфган сугышы исән-сау әйләнеп кайткан һәр солдатта тирән, җуелмас эз калдырды – күңелләрендә дә, хәтерләрендә дә.Ул елларда безнең егетләр язмышына авыр сынау төште.  Шуңа да карамастан, алар үзләрен герой дип санамыйлар. Хәтта анда булуларын яшерәләр дә. Аларның күбесе үзләренә мактау да, ташламалар да, матди һәм материаль компенсация дә эзләми. Алар тыйнаклар, чөнки хезмәт иттеләр һәм интернационалист сугышчының патриотик бурычын намус белән үтәп кайттылар. Алар тыйнаклар, чөнки ант иттеләр. Алар тыйнаклар, чөнки барысы да әйләнеп кайта алмады...

 

Рәмзия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Без алар турында белергә тиешбез