Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Без үткәннәрне хәтердә саклыйбыз

2017 елның мартыннан май аена кадәр "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" республика конкурсының беренче муниципаль этабы үтә. Аның номинацияләре: -Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фоторәсемнәренең иң яхшы электрон архивы -"Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" темасына иң яхшы фотокүргәзмә. Район конкурс- акциясендә районның...

2017 елның мартыннан май аена кадәр "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" республика конкурсының беренче муниципаль этабы үтә.

Аның номинацияләре:

-Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фоторәсемнәренең иң яхшы электрон архивы

-"Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" темасына иң яхшы фотокүргәзмә.

Район конкурс- акциясендә районның барлык гомумбелем бирү мәктәпләре катнашты. Районда яшәүчеләрнең гаилә архивларыннан Бөек Ватан сугышы елларындагы 240лап фоторәсем җыелган, алар 2017 елның 26 апрелендә район мәдәният йортында фотокүргәзмәдә күрсәтелде. Аны Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

Фоторәсемнәрнең барлык электрон версияләре анда сурәтләнгән кешеләр һәм вакыйгалар турында кыскача аңлатмалар белән "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" Бөтенроссия конкурсы оештыру комитетына тапшырылачак. Фоторәсемнәрнең барлык электрон версияләрен Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы виртуаль музеена урнаштыралар.

Бу акциядә катнашырга теләүчеләр фоторәсемнәрнең электрон версияләрен муниципаль оештыру комитетына шушы электрон адрес буенча 2017 елның 28 маена кадәр җибәрә алалар zvr-lai@yandex.ru.

Сираҗиева Мәрьям Сираҗи кызы, Саратов өлкәсе, Энгельс шәһәре, 1943 елның 25 июне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район