Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Безнең илебезне үзгәрткән көн

76 ел элек тә бу көн бүгенге кебек кояшлы була. Бер нәрсә дә хәвеф сиздерми, кинәт иртән иртүк шартлаган һәм аткан тавышлар яңгырый. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башлана... Бик күп еллар үтте, әмма ул куркыныч еллар вакыйгалары кешеләр хәтерендә әле дә саклана. Менә кичә йөзләрчә лаешлы Җиңү паркына килеп...

76 ел элек тә бу көн бүгенге кебек кояшлы була. Бер нәрсә дә хәвеф сиздерми, кинәт иртән иртүк шартлаган һәм аткан тавышлар яңгырый. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башлана...

Бик күп еллар үтте, әмма ул куркыныч еллар вакыйгалары кешеләр хәтерендә әле дә саклана. Менә кичә йөзләрчә лаешлы Җиңү паркына килеп Бөек Җиңү яулаганнарны искә алды. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, оешмалар вәкилләре һәм шәһәр халкы килде. Яшь армиячеләр почетлы каравылда тордылар.

Җыелучылар алдында Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады.

-Бу дата илебез тарихын икегә бүлде, аңа кадәр һәм аннан соң, - диде Михаил Павлович. - 15422 якташыбыз сугышка китә, шуларның 11344е Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен бирде. Лаеш районында туып үскән дүрт кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, икесе Дан орденының тулы кавалерлары булды. Гвардия өлкән сержанты Алексей Матвеевич Карпов 1945 елда Җиңү Парадында катнашты. Ул канкойгыч вакыйгалар шаһитләре көннән көн кими: районда 16 Бөек Ватан сугышы ветераны, 450 хезмәт фронтында катнашучы һәм 130 һәлак булган сугышчыларның тол хатыны яши. Безнең халык тиңдәшсез батырлык кылды. Безнең өчен һәм безнең киләчәк өчен сугышканнарны һәрчак исебездә тотыйк.

Бер минутлык тынлык урнашты. Күккә ак шарлар очты. Мәңгелек утка чәчәкләр куелды. Берничә минутта ул чәчәкләргә күмелде.

-Еллар үтсә дә халык күңелендәге яралар әрни әле, - дип өстәде ветераннар советы рәисе Рашат Булатов. - Сугыш уты аша үткәннәргә һәм иртәдән караңгыга кадәр басуларда һәм заводларда хезмәт куйганнарның барысына чиксез рәхмәтлебез.

Җир йөзендә тынычлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район