Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безнең күңелләрдә калыгыз

Шушы көннәрдә Лаеш техник-икътисад техникумында укытучы булып эшләгән Зәйнулла Хәсәнов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бар республикада танылган Лаеш техникумы 59 ел эшләү чорында 19 меңнән артык белгеч әзерләде. Без эш башында булганнарга, гадәтләрне керткән һәм формалаштырганнарга, сәләтләре һәм осталыклары булачак белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән остазларга рәхмәтлебез. Алар безнең ветеран укытучыларыбыз. Шуларның берсе – Зәйнулла Гыйльмулла улы Хәсәнов. Ул техникумның беренче көннәреннән үк монда эшли.

Зәйнулла Хәсәнов ТАССРның Чистай районы Исләй авылында туган. Сугыш чоры баласы буларак авыл тормышының кыенлыгын күреп үскән. Мәктәптә укыган елларда чараларны актив оештыра, укытучыларга булыша. Өйрәнгән фәннәрдән математиканы үз итә. 1956 елда мәктәпне тәмамлагач яшь егет туган авылындагы “Гигант” колхозында хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә, ике ел эшли. Аннан соң педагоглар җитмәү сәбәпле Исләй җидееллык мәктәбендә ярты ел математика укытучысы булып эшли, бу аңа һөнәр сайлауда ярдәм итә.

1959 елда Зәйнулла физика, электротехника һәм астрономия укытучысы белгечлеге алу өчен Казан педагогия институтына укырга керә. Институтта укыганда Актаныш чибәре Мәрвә Фәрвәзетдиновна белән очраша. 1963 елның 23 мартында яшьләр комсомол туе ясыйлар. Шул ук елда Зәйнулла Гыйльмулла улы Лаеш урта мәктәбенә практикага килә. Шул ук вакытта ул Казан авыл хуҗалыгы техникумының Лаеш филиалында да математикадан белем бирә. Мәктәп практикасы төгәлләнгәч техникум директоры Александр Францевич Ганько эш башлаган укытучыга калырга тәкъдим итә. 1975 елда эштән аерылмыйча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап “Икътисад һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру” белгечлеге ала.

Зәйнулла Гыйльмуллович Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында 44 елдан артык физика һәм математикадан, Мәрвә Фәрвәзетдиновна химиядән укыта. 1965 елдан Зәйнулла Гыйльмулла улы читтән торып уку бүлеге мөдире, 1989 елдан Мәрвә Фәрвәзетдиновна директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Зәйнулла Гыйльмуллович озак еллар дәвамында “Белем” җәмгыятенең алыштыргысыз рәисе, Лаеш халык суды утырышчысы. Бу хакта аның бүләкләре ачык сөйли: В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан һәм “Хезмәт ветераны” медальләре, РФ һәм ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы кадрлар сәясәте һәм мәгариф департаменты, Лаеш районы мактау грамоталары. 1991 елда аңа “ТАССРның атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде. 2009 елдан ул лаеклы ялда булса да техникумның педагогик коллективы белән элемтәдә тора.Техникум һәм Зәйнулла Хәсәнов гаиләсе тарихы бергә үрелеп бара. Ул коллегалары һәм студентлар хөрмәтен яулый алды, аның гаилә тормышында да мөһиме – бер-береңне ярату һәм хөрмәтләү, балаларны кайгырту.

Сезгә, Зәйнулла Гыйльмуллович, хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә, хезмәт эшчәнлеге чорындагы искиткеч вакытларны онытмагыз, игелекле студентларыгыз күңелләрендә сакланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Лаеш районы техникум