Безнең тәрбияче сөйләгәннәрдән
Лаеш интернат мәктәбенең 7 ”В” сыйныф укучысы Вероника Куркина иншасын бирәбез
Миңа 14 яшь. Җиденче сыйныфта укыйм. Мин тыныч вакытта туганмын, шуңа күрә ачлыкны, бомбадан яшеренү урынын, каты җәрәхәтләрне, якын кешеләреңне югалту ачысын һәм җылы өйсез калуның нәрсә икәнен белмим. Мин бу сугышның безнең халкыбызга күп кайгы китерүен беләм. Һәр гаилә тарихында Туган илебез өчен һәлак булган солдат яки сугышкан һәм яраланып өенә кайткан сугышчы бар. Безнең тәрбиячеләребез безгә кайчандыр мәктәптә эшләгән педагогларның сугыш чорына туры килгән бала чаклары турында еш сөйлиләр. Тәрбиячебез Татьяна Геннадьевнаның әтисе – Казанцев Геннадий Павлович хакында сөйләгәне минем хәтердә калды.
Ул 1941 елның 24 июлендә Татарстан АССРның Лаеш эшчеләр бистәсендә туган. Күп балалы гаиләдә төпчеге була. Аның әтисен авылдлашлары белән бергә сугышның беренче аенда ук алалар.
Сугыш вакытында авылда барысы эшли: карты да, яше дә. Көн саен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлиләр. Әмма моңа да карамастан, ашарга юк диярлек. Бакчадагы әйберләр белән тукланалар, бар кеше анда көч куя. Суны елгадан ташып сибәләр. Якындагы сулыклардан балык тоталар. Терлек асрыйлар – сыер, дуңгыз балалары. Өшегән бәрәңге һәм басуда калган башакларны җыялар. Җәй көне иртүк җиләк җыярга баралар: каен җиләге, нарат җиләге, шомырт, күк җиләк, гөлҗимеш. Җыялар, киптереп оборона фондына тапшыралар. Гөмбә җыялар, киптерәләр яки тозлыйлар, аларны да фронт өчен тапшыралар. Әбиләре совет солдатлары өчен йон оекбашлар, бияләйләр бәйли...
1941 елның декабрендә безнең тәрбияченең бабасы хәбәрсез югалу турында хәбәр ителгән хат килә. Геннадий Павлович Лаеш урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга бара, аны 1959 елда уңышлы тәмамлый. Тормыш шартлары кыен булса да, ул Казанда белем алуын дәвам итә. 1959 елның сентябреннән 1961 елның мартына кадәр 10нчы техник училищеда укый, су скважиналары бораулаучы һөнәре ала. 1961 елның ноябреннән 1964 елның ноябренә кадәр Геннадий Павлович Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1967 елдан 1972 елгача 113нче СПТУда тәрбияче булып эшли. Аннан соң 15 ел Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында башлангыч хәрби белем укытучысы була. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә. Ул үз дәресләрендә студентларга хәрби хезмәт һәм хәрби эш турында күп сөйли, корал белән эшләү күнекмәләренә, индивидуаль саклану чаралары (противогаз, респиратор), бәйләү чаралары белән эш итәргә өйрәтә.
1998 елдан 2003 елга кадәр безнең мәктәптә тәрбияче булып эшли. Ул абруйлы педагог була һәм балаларны ярата. 2003 елда лаеклы ялга чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев