"Зур гаилә"
28 февральдән 25 мартка кадәр 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән, араларында тәрбиягә алган балалар һәм инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итү өчен республикада "Зур гаилә" хәйрия акциясе үткәрелә.
Республикада шундый 14 гаилә бар, шул исәптән 11 гаиләдә тәрбиягә бала алганнары һәм инвалид бала. Күрсәтелгән гаиләдә тәрбияләнүче балаларның гомуми саны 75 кеше тәшкил итә, шуларның 61е тәрбиягә алынган (шул исәптән 13е инвалид бала) һәм 14е үз балалары.
Акцияне оештыручылар: хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль берәмлекләр, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ, "Ак Барс СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды.
Хәзерге вакытта җәмгыятьтә ятим балаларны гаиләгә урнаштыру мәсьәләләре актив тикшерелә. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләгән күп балалы гаиләләргә барыбыз бергә ярдәм итү алар өчен социаль уңайлык шартлары булдыру мөмкинлеге бирә.
"Ак Барс СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды исәп-хисап счетына акча күчереп һәр кеше акциягә көченнән килгәнчә өлеш кертә ала, 420124, Казан, Меридианная урамы, 1а йорт. "АК БАРС" ААҖ банкында 40703810100020000999, корреспондент счеты 30101810000000000805, БИК 049205805, ИНН 1658079690, КПП 165701001, ОГРН 1061600052425 "Зур гаилә" тамгасы белән.
Үзләренә социаль җаваплылык - ятим балалар, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләү бурычы алган гаиләләргә сезнең ярдәм кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев