Браконьер эшчәнлеге туктатылды
Россия ЭЭМның транспорттагы Казан линия идарәсенең линия бүлеге хезмәткәрләре Татар Сараланы авылыннан ерак түгел браконьер эшчәнлегенә чик куйды.
Казанда яшәүче 36 яшьлек ир кеше Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы чикләрендә Идел елгасы акваториясе участогында балык җәтмәсе ярдәмендә законсыз рәвештә балык тоту белән шөгыльләнгән. Анда төрле токымдагы 21 экземпляр балык тапканнар. Россия ЭЭМның транспорттагы Казан линия идарәсенең тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексы 256 маддәсенең 1 өлешендәге «б, г» подпунктларында каралган җинаять билгеләре буенча “Су биологик ресурсларын законсыз тоту” җинаять эше кузгатылган. Моның өчен браконьерга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев