Бу безнең бурыч
Бөек Ватан сугышы турында һәм ул елларны кичергән кешеләр хакында истәлек, шул чорның рухын саклау - "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" Бөтенроссия акциясен оештыручылар үз алларына менә шундый бурыч куйдылар. Шуның нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фоторәсемнәреннән фотоматериалларның электрон архивы булдырылачак. Россия халкының бәя биреп бетергесез мөлкәте сакланачак. Лаеш...
Бөек Ватан сугышы турында һәм ул елларны кичергән кешеләр хакында истәлек, шул чорның рухын саклау - "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" Бөтенроссия акциясен оештыручылар үз алларына менә шундый бурыч куйдылар.
Шуның нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фоторәсемнәреннән фотоматериалларның электрон архивы булдырылачак. Россия халкының бәя биреп бетергесез мөлкәте сакланачак.
Лаеш районында фоторәсемнәрне мәгариф идарәсе җыя. Сугышка кадәрге, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар фоторәсемнәрен бу адрес буенча китерергә була: Лаеш, Горький урамы, 36"а" йорт, мәгариф үзәге яки электрон почтага: zvr-lai@yandex.ru. белән җибәрергә. Лаеш районы буенча фотоматериалларның электрон архивын төзү өчен - Медведева Вәзирә Ришат кызы җаваплы, тел. 8(84378) 2-92-38.
Бөек Ватан сугышы кырларында Туган илебез азатлыгын яклаучылар турында һәм тылда җиңү өчен көнне төнгә ялгап эшләүчеләр хакында хәтерне саклау - безнең изге бурычыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев