Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Булачак аналарны кайгырту һәм аларга ярдәм

«Белогорье» яшьләр үзәгендә дулкынландыргыч бәйрәм — Йөкле хатын-кызлар көне узды.

   Бу көн — булачак аналарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, аларны кайгыртучанлык белән чорнап алуга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән бөтенроссия инициативасы. «Белогорье» дагы чара төбәктә һәм илдә туучылар санын арттыруга ярдәм итү стратегиясе кысаларындагы чираттагы адым булды.
Кунаклар өчен бай программа оештырылды. Булачак аналарны ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Айгөл Локманова, «Алтын көз» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре — психолог Юлия Александрова һәм белгеч Дмитрий Ерашов консультацияләде.
Белгечләр мөһим темаларга кагылды, ә аналар яңа туган сабыйларны карау серләре белән уртаклашты. Психолог Юлия Александрова катнашучыларның эчке ресурсларын табу өчен метафорик карталар белән эш уздырды. Дмитрий Ерашов яңа туган балалар өчен кирәк-ярак әйберләрне арендага бирү пункты турында сөйләде. Бу инициатива ТР Министрлар Кабинеты карары буенча гаиләләргә ярдәм итү максатыннан тормышка ашырыла.
Бәйрәм фотосессия белән тәмамланды. Булачак аналарга Лаеш районы Башкарма комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
— Бишенче баласын көтүче күп балалы ана буларак, шәһәребездә йөкле хатын-кызлар өчен шундый җылы һәм файдалы чаралар узуына бик шатмын. Бик кызыклы һәм үрнәк алырлык булды. Биредә һәр ана ярдәм ала, яңа нәрсәләр белә һәм үзен аңлаучылар белән аралаша алды. Безгә барысы да бик ошады — мондый очрашулар канатландыра һәм көтү шатлыгы белән тулыландыра! — дип билгеләп үтте Виктория Новикова.
«Белогорье» дагы бу бәйрәм булачак аналар турында кайгыртуның алар тормышын никадәр уңайлы һәм куанычлы итә алуына якты үрнәк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев