Булачак уңышларга нигез салабыз
Лаеш районы мәгариф челтәренә 54 оешма керә, аларда 6839 бала укый һәм 3050 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә.
Лаеш районы мәгариф системасы “Мәгариф”: “Заманча мәктәп”, “Һәр баланың уңышы”, “Цифрлы мәгариф мохите”, “Демография” милли проектларын тормышка ашыру буенча эшләрне дәвам итә. ”Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында районда 2022 елда “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик профильнең 5 үзәге ачылган. Физика, биология һәм химия кабинетлары ремонтланган, аларның матди-техник базасы яңартылган, кабинетлар заманча лаборатор-практик һәм техник җиһазлар белән баетылган.
Лаеш техник-икътисад техникумында Як-42Д самолеты базасында очучылар, бортпроводниклар һәм гражданнар авиациясендә ихтыяҗ булган авария-коткару эшләре буенча белгечләр өйрәтү өчен укыту лабораториясе эшли башлады.
2022 елда Кече Елга мәктәбе “Цифрлы мәгариф мохите” проектында катнашты, анда цифрлы сервисларга һәм мәгариф контентына керү өчен заманча җиһазлар урнаштырылды. Комлы Ковали мәктәбе базасында техник интеграция һәм лингвистик юнәлешләр буенча “Инженерлар республикасы” проекты тормышка ашырыла. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән укытучылар заманча ноутбуклар алдылар.
Район белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы туган телләр һәм дәүләт телләрен саклауга һәм өйрәнүгә зур урын бирелә. 2022 елның 1 сентябреннән Столбище, Габишево һәм Сокуры мәктәпләрендә татар телендә укыту сыйныфлары ачылды.

Районда балалар иҗтимагый хәрәкәтен үстерү буенча максатчан эш алып барыла, укучыларның 85%ы җәлеп ителгән. 2022 елның 1 сентябреннән патриотик тәрбия бирү программасы шактый яңалыклар белән көчәйтелде. Тантаналы төстә флаг күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару, илебезнең дәүләт символларын өйрәнү буенча дәресләр үткәрү һәм “Иң мөһиме турында сөйләшүләр” буенча дәрестән соң тәрбия эшләре кертелде.
Район педагоглары ел саен һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашалар һәм призларга лаек булалар, бу аларга үз һөнәри дәрәҗәләрен күтәрергә ярдәм итә. Педагоглар уңышы аларның укучылары уңышына да тәэсир итә. Район укучылары да бәйгеләрдә, конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабында һәм мәктәп балалары олимпиадасының йомгаклау этабында 14 укучы призер булды. ЛТЭТның җиде студенты “Яшь профессионаллар-2022” Х Милли чемпионаты финалында приз яулады. Тугызынчы сыйныфны тәмалаучы 35 укучы отличиелы аттестат алды. 11 сыйныфны тәмамлаучыларның 16сы “Укуда аерым уңышларга ирешкән өчен” медале алды. 2022 елда Бердәм дәүләт имтиханында 27 укучы югары балл алды.
Укучыларның уңышлары мәгариф учреждениеләрендәге эш сыйфатының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Шулай итеп Россия, Татарстан, Лаеш районында яшәүче яңа буын уңышына нигез салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев