Лаеш техник- икътисад техникумында “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлеге буенча укучы курсантлар тантаналы вәгъдә бирделәр.
Фотоны Ренал Гәрәев бирде
Россия Федерациясендә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган мондый мөһим чарага техникумга Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов һәм Лаеш район прокуроры Глеб Тимофеев килде. Студентлар белән әңгәмә барышында Глеб Васильевич аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм “Эчке эшләр органнарында хезмәт итү. Полиция хезмәткәренең максатлары һәм бурычлары, вәкаләтләре” темасына лекция ясады. Ә Илдус Фатыйхович күргәннәренә шундый сүзләр белән аңлатма бирде: “ Җитди әзерлек, өйрәнүләр һәм балаларның моңа җаваплы караулары сизелә”. Моннан тыш ул тырыш студентларга һәм техникум укытучыларына бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев