Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!

Район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара булды.

Тантана башланыр алдыннан район башлыгы Михаил Афанасьев түгәрәк өстәл янында егерме яшь укытучы белән очрашты. Нәкъ менә бу уку елында аларның педагогик стажы исәпләнә башлады. Әңгәмәдә шулай ук район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова, яшь педагоглар советы рәисе Айгөл Хәсбиева һәм эш башлаган укытучыларның коллегалары катнашты.

Михаил Павлович сорауларга җавап бирде һәм очрашуда катнашучыларның һәр кайсына ярдәм ышандырды. Аннан соң барысы мәдәният йортына юл алдылар.

Актлар залы шыгрым тулы. Чара район башлыгының котлау сүзләреннән башланды. Михаил Павлович барлык педагогларга җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм чын күңелдән шушы искиткеч бәйрәм белән котлады.

Тантаналы чара бүләкләүдән һәм дипломнар тапшырудан башланды. Сәхнәгә бер-бер артлы Лаеш районының иң лаеклы педагоглары күтәрелде. Аларның исемнәре зур экранда күренде. Һәр укытучыны алкышлап каршыладылар.

Тантана искиткеч концерт белән төгәлләнде.

 

Сүз уңаенннан

Яшь кадрлар Лаеш интернат мәктәбендә һәм Комлы Ковали урта мәктәбендә күп.

Интернат мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Людмила Пылаева сөйли:

-Бездә өч яңа педагог, барысы Лаешныкылар. Анастасия Никиткова узган уку елында интернатта тарих фәнен укытты, ул чакта Казан федераль университетының соңгы курсында укый иде. Ул үзен яхшы яктан күрсәткәч, без аңа алга таба да дипломлы белгеч сыйфатында эшләргә тәкъдим ясадык. Өстәвенә, Анастасиянең укытучылары да аны мактадылар. Екатерина Багрянова КФУда “Биологик белем” буенча магистр дипломын отличиега яклаган. Интернат-мәктәпкә биолог бик тә кирәк иде һәм без Екатеринаны чакырдык. Юлия Федорина интернатта ике ел китапханәче булып эшләгәндә үзен яхшы яктан тәкъдим итте. Юлиягә бәләкәчләр белән чаралар оештыру аеруча ошады, шуңа күрә аңа башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак яңадан әзерлек үтәргә киңәш бирдек. Бу уку елында ул беренче сыйныф балаларын укыта башлады. Юлия – өченче буында укытучы, аның әбисе һәм әнисе Лаешның №3 мәктәбендә эшләделәр.

Комлы Ковали урта мәктәбе директоры Нинель Минһаҗева үз хезмәткәрләре белән таныштыра:

-Бу уку елында бездә алар икәү, икесе дә Габишеводан. Менә алар: Эльвира Фатыйхова һәм Кирилл Иванов – рус теле һәм физкультура укытучылары. Эльвира мәктәбебезнең матур фасадын күрүгә һәм безнең тату коллектив турында белүгә бездә эшләргә теләк белдерде. Кириллны үз укучысы буларак укытучыларыбызның берсе тәкъдим итте – мәктәпкә физкультура укытучысы кирәк иде. Без яшь, перспектив, талантлы педагогларны даими эзлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы