Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чит кеше язмалары. Дәвамы

Грузия һәм анда яшәүчеләр турында фикерләр һәм күзәтүләр

Күзәтүләр:

.Һәр таксисит сезгә илнең  ун еллап элек булган тарихын, һәр һәйкәл һәм һәр бина турында рәхәтләнеп сөйләр, экскурсоводлар да алай сөйләмәс, өстәвенә аралашу теле – сезгә уңай булганы.

.Әгәр сез Грузиягә килгәнсез икән, сезне, әлбәттә, табын артына чакырырлар, үз шәрабларын тәкъдим итәрләр. Тамаданың һәр тосты – ораторлык сәнгате ул. Монда кунаклар, дуслар, балалар һәм ата-аналар сәламәтлеге өчен генә түгел, монда кеше хезмәте белән табынга килгән шәраб өчен дә, бар нәрсәне булдырган, шул исәптән Грузияне дә булдырган Аллаһ өчен дә кабып куялар.*

Риваять

Аллаһ җирне кешеләр белән тутырганда һәр халыкка үз территориясен өләшкән, ә грузин аны бүлгәндә соңга калган, өстәвенә салмыш килгән. Эшнең нидә булуын сорагач, грузин кунаклар сыйлавын әйткән. Шул чакта Аллаһ үзе өчен берсен калдыруын әйткән, әмма мондый хәл булгач ул аны грузиннарга бирәчәк, әмма шундый шарт белән – алар гомер буе Җир йөзендә иң кунакчыл халык булырлар.

Күзәтү

Кахетиядә булдык, ул Грузиянең авыл хуҗалыгы төбәге. Анда иген игәләр, ит җитештерәләр, виноград үстерәләр һәм рецепты сигез мең ел сакланган чын грузин шәрабы ясыйлар. Без анда юл читендәге ресторанда ашарга тукталдык. Безнең таксист безнең өчен шашлык, салатлар, тәмләткечләргә заказ бирде, ә стаканнарны тутырып чачи салды һәм Аллаһ турында бик тә үзенчәлекле тост әйтте һәм эчеп җибәрде. Тбилисига кадәр безнең трасса буйлап йөзләрчә чакрым юл үтәсе бар, без курка калдык**. Ул икенчесен салгач болай диде:”Минем кадерлеләрем, мине гафу итегез, мин башка сезнең белән эчә алмыйм, мин рульдә бит”. Нәтиҗә – грузия полициясе өчен – машина йөртүчедән исерткеч эчемлек исе килү – җәза бирү өчен сәбәп түгел, чөнки ир үз акылында...

Алик Сәгыйтов.

Искәрмәләр:

*Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә: алкоголь куллану сезнең сәламәтлеккә зыян китерә.

**Россия ЭЭМ дәүләт автоинспекциясе искәртә: аек булмаган машина йөртүче куркыныч чыганагы булып тора. тарнспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өчен закон нигезендә җәза бирелә: штраф, йөртү таныклыгын алу яки җинаять җаваплылыгына тарту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы