Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

“Дача амнистиясе” озайтыла

​​​​​​​Күрсәтелгән күчемсез милек объектларын теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе биш елга озайтылды.

Гражданнарның бакча һәм торак йортларына хокукларын эшләү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен закон гамәлдәге тәртипне күрсәтелгән күчемсез милек объектларына хокукны гадиләштерелгән тәртиптә теркәүне (“дача амнистиясе”) 2026 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булган вакыт озайтылды. Бу закон 2031 елга кадәр гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә Росреестр катнашында эшләнгән №404-ФЗ федераль законы үз көченә керде, аңа ярашлы төстә “дача амнистиясе” аның индивидуаль торак төзү (ИЖС) өчен мөмкинлекләрен арттырып 2026 елга кадәр озайтылды.

Сүз уңаеннан, ИЖС объектларына һәм бакча йортларына хокукны “хәбәр итү тәртибе” белән эшләү (планлаштырылган төзелеш турында һәм күчемсез милек объектын төзеп бетерү турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү юлы белән)  шулай ук 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылды.

-“Дача амнистиясен” берничә мәртәбә озайтуга да карамастан, Татарстан бакчачылары өчен бу көтелгән закон.Ул бакча йортларын теркәүгә бәйле күп еллык проблемаларны хәл итү белән бергә “дача амнистиясе” эшчәнлеген киңәйтә дә. Күп бакчачылар бу законнан файдаланырлар дип уйлыйм, - дип аңлатма бирде “Сады Закамья” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев