Дамир Исламов исеме Россия тарихына мәңгегә кереп калды
Ул махсус хәрби операция зонасында биш танк белән тигез булмаган сугышта, шуларның дүртесен юк итеп, һәлак була.
Бу 7 мартта Луганск Халык Республикасы Северодонецк районы Золотое шәһәре районында була.
Өлкән лейтенант Исламов 150 нче мотоукчылар дивизиясенең 163 нче гвардия танк полкы составына керүче т-72Б1 танкы экипажын җитәкли. Т-72Б1 танкы экипажы бронегруппа составында дошманның ныгытмасына штурм ясаган. Төзәлгән ут белән алар озак вакытлы ут ноктасын һәм унлап ВСУ сугышчысын юк итәләр. Аннары алар дошманның тагын дүрт танкын юк итә алалар. Ләкин бишенчесе аларның танкына һөҗүм итә бөтен экипаж һәлак була.
25 яшьлек Дамир Исламовның гәүдәсен туган Лениногорскка алып кайталар. 2022 елның 29 мартында аның белән хушлашырга кечкенә шәһәрдә яшәүчеләрнең барысы да диярлек килгән иде.
Хушлашуга танк училищесы вәкилләре һәм Татарстан Хөкүмәтенең беренче затлары килде.
«Мин Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев исеменнән һәлак булган егет гаиләсенә кайгы уртаклашырга килдем. Ул тормышка әзер, тыйнак, бик игелекле, намуслы, тәрбияле кеше иде. Аның батырлык эшләве безнең дәүләт башлыгы тарафыннан берсүзсез бәяләнде. Аны шәхсән белгән кешеләрнең йөрәкләрендә ул мәңгегә истә калачак», — дип мөрәҗәгать итте һәлак булган офицерның гаиләсенә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Җирләү көнендә грамота һәм Герой Йолдызы һәлак булган егетнең әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтовага тапшырыла. Әнисе улының махсус хәрби операция зонасында булуын үлеменнән соң гына белә. Нәкъ биш айдан соң 29 августта Саҗидә Вәлиәхмәтова вафат була.
Шул ук көнне Дамир Исламов бюсты барлыкка килә. Аның тантаналы ачылышы 10 сентябрьдә, беренче курс студентлары ант биргән көнне булды.
Апрель аенда Казанда Танк училищесы янындагы күпкатлы йортның стенасында мурал пәйда була. Рәсем өстендә берничә көн Казан рәссамы Азат Алеев эшли.
Лениногорскида герой истәлегенә 6 нчы мәктәптә һәм Геройлар Аллеясында бюстлар урнаштырылган. Дамир яшәгән йортка мемориаль такта куелган. Узган елның сентябрендә Лениногорскида Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча беренче турнир узды. 1 сентябрьдә герой хөрмәтенә ул укыган мәктәпкә аның исемен бирергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев